Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Такта янына чыгарга атлыгып торалар

2022 елда гына да «Татнефть» нефть төбәгендәге мәктәпләрне капиталь ремонтлауга һәм җиһазландыруга 400 млн сумнан артык грант ярдәме бүлеп бирде.

Җиңүчеләр арасында Түбән Мактаманың 2 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе дә бар. Ул химия, физика, информатика һәм биология кабинетларын ремонтлауга һәм җиһазлар белән тәэмин итүгә грант отты.

Мәктәп директоры Мәдинә Закирова минем өчен грантлар ярдәмендә үзгәреш кичергән класслар буйлап кечкенә генә экскурсия оештырды. Интерактив такталар, тикшеренү эшчәнлеге өчен мини-лаборатория җыелмалары, цифрлы микроскоп-лар, химия кабинеты өчен заманча һава җилләтү системасы, эстетик һәм функциональ җиһазлар - болар барысы да һәм башка бик күп үзгәрешләр, һичсүзсез, уку процессында заманча белем бирү технологияләрен һәм укыту программаларын куллану өл-кәләрен киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк, укучылар һәм педагоглар өчен тагын да уңайлырак шартлар тудырачак. Ләкин күргәннәрдән, һичшиксез, информатика сыйныфы аеруча зур тәэсир калдыргандыр. Наушниклар белән бергә 15 иң заманча компьютердан тыш, биредә интерактив панель дә игътибарны үзенә җәлеп итә.

Янымда торган информатика һәм математика укытучысы Камила Ронжина болай дип сөйли:

- Кагылу белән эшли башлый торган интерактив панель балаларга бик ошый. Анда язарга, язганны төзәтергә, рәсем ясарга, рәсемнәрне экран буйлап күчереп йөртергә, мәгълүмат параметрларын үзгәр-тергә мөмкин һ.б. Ул бигрәк тә яңа материал үзләштергәндә бик уңайлы. Элегрәк такта янына чыгу балалар өчен җәзага тиң булса, хәзер алар үзләре атлыгып торалар, интерактив панель белән эшләүне сорыйлар.

 

Түбән Мактама мәктәбендә уку кабинетларын, шул исәптән информатика классын, дәресләр үткәрү өчен генә түгел, балаларның иҗади сәләтләрен ачу, сыйныфтан тыш чаралар, түгәрәкләр оештыру урыны буларак та нәтиҗәле файдаланалар.

 

Минем алда кече-рәк сыйныф балалары, өстәл артында төркем-төркем булып җыелып, конструкцияләү һәм робототехника җыел-малары белән эшлә-деләр. Өстәвенә, әлеге җыелмалар - бер-берсенә элементар рәвештә борып тоташтырырга мөмкин булган детальләр өеме генә түгел, ә датчиклар, электр двигательләре, микрокомпьютер, программалаштыру системасы, динамик һәм башкалардан торган чын югары технологияле комплектлар. Җыелган роботларны компьютерга тоташтырырга, аларны программалаштыру параметрларын үзгәртергә һәм башкаларны эшләргә була. Яшермим, күз-ләре очкынланып торган балаларның мавыгып роботлар җыюларына кызыгып карап тордым, ирексездән үземнең мәктәп еллары искә төште - безнең заманда уку кабинетларында иң заманча җиһазлар шул калькулятор һәм диапроектор гына булгандыр.

Һич шигем юк, интерактив җиһазлар ярдәмендә уку-укыту процессы кызыклырак булачак, ә укучылар күптөрле мәгълүматны җиңелрәк үзләштерә башлаячаклар.

Ахырдан Мәдинә Гаязовна шушындый зур ярдәмнәре өчен нефтьчеләргә рәхмәтле булуларын белдерде:

- Грант ярдәмендә без заманча, алдынгы укыту җиһазлары белән тәэмин ителгән республика мәктәпләренә тагын бер адымга якынайдык. Мәктәп администрациясе, укытучылар составы, укучылар «Татнефть»кә мәгариф өлкәсенә керткән өле-ше, нефтьчеләрнең балаларыбызның ки-ләчәге хакында борчылулары өчен чиксез рәхмәтле. Ахыр чиктә болар барысы да укучыларыбызның югары интеллектуаль, конкуренциягә сәләтле кешеләр булып үсеп җитүләренә ярдәм итәчәк. Бәлки әле аларның кайбер-ләре «Татнефть» компаниясендә хезмәт куярлар һәм нефть төбәге үсешенә һәм иминлеге-хөрлегенә үз өлешләрен кертерләр.

Наил Батршин
«Нефтяные вести»
№5, 8.02.2023 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса