Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Бер булсаң, күңел кабат бирегә тарта»

Әлмәт, Лениногорск, Түбән Кама, Зәй, Чаллы, Казан һәм Санкт-Петербургтан 500 гә якын бала кышкы каникулларда «Татнефть»нең сәламәтләндерү лагерьларында рәхәтләнеп ял иттеләр.

«Sunny» - димәк, «Кояшлы»

«Солнечный» лагеренда смена традицион рәвештә лингвистик юнәлешле булды - «Snow-white sunny» 7-15 яшьлек балаларны үзенә җыйды. Лингвистик мастер-класслар, иҗат студияләре, бассейн, тематик уеннар һәм конкурслар - лагерьда гадәти көннәрдә балалар өчен үткәрелгән чараларның бу әле бер өлеше генә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәктәп укучылары белән Ace Language Academy укытучысы, тел белгече Татенда Лунгу эшләде.

«Бездә һәр көнне инглиз теле дәресләре үткәрелде, бу бик кызык. Мин күп нәрсә белдем һәм инглиз телен яхшырак аңлый башладым. Җәен дә тел үзләштерүне дәвам итәр өчен бирегә килергә телим», - дип сөйләде «Солнечный»да ял иткән Амелия.

Лагерьда көн саен иҗади чаралар: театраль конкурс, «Угадай мелодию» уены, «Интуиция» дип аталган шоу һәм балалар үзләренең сәләтләрен, белемнәрен һәм зирәклекләрен күрсәтә алырлык башка күптөрле чаралар үткәрелде. Һәркем алардан бары тик якты, рәхәт тойгылар, күңелле хис-кичерешләр алды.

 

«Көч - бердәмлектә»

«Факел»да сменага әнә шундый исем бирделәр. Балаларга скетчинг буенча мастер-класс бик күп эмоцияләр бүләк итте. Алар ябыштырыла торган стикерларда маркерлар белән «Бөтен дөньяда тынычлык!» дигән темага рәсемнәр ясадылар. Вокаль-музыкаль конкурс исә сәхнәдә төрле халыклар вәкилләрен: якын чит илләр, Көньяк Корея кунакларын һәм татар эстрадасы артистларын бергә берләштерде. «Ике йолдыз» дип аталган шоу-тамаша кече һәм өлкән отрядлардан балаларның иҗади номерлары микстына әверелде.

«Татнефть» лагерьларын яратмау мөмкин түгел, - дип уртаклашты «Факел»ның 1 нче отрядында булган кызлар. - Монда бер тапкыр булганнан соң, бүтән беркая да барасы килми, бары бирегә генә. Чөнки кайгыртучан вожатыйлар - икенче әти-әниләребез кебек, ә тәмле, файдалы, төрледән-төрле ризыклар өйдәгедән берни белән дә аерылмый».

 

Бию ритмында

«Чайка» балаларны сә-ламәтләндерү лагеренда тәрбияләнүчеләр өчен «Кышкы күңел ачулар» дип аталган бай программа әзер-ләгәннәр иде. Бу - республикада җылытыла торган ябык бассейны, спорт һәм тренажер заллары булу белән мактана алырлык берничә генә лагерьның берсе.

Таудан һәм тимераякта шуу, урман буйлап чаңгыда сәяхәтләр, флешмоблар, Россия һәм Татарстан тарихы буенча танып-белү квестлары, патриотик җырлар конкурсы һәм бауда йөрү курсы - кышкы сменада биредә узган күңел ачулар әле моның белән генә бетми.

Моннан тыш, кече отрядларда тәрбияләнүчеләр өчен «Яңа ел уенчыгы» мастер-классы узды. Анда балалар төрле төстәге кристаллардан яңа ел уенчыклары җитештерергә өйрәнделәр.

Өлкән сыйныф укучыларына криминалисти-ка дәресе бик ошады, анда бармак эзләре буенча җи-наятьчеләрне ничек табулары турында сөйләделәр һәм моны эшләп тә күрсәттеләр.

«Юбилейный»да исә бө-тенләй үзгә атмосфера хакимлек итте. Тюбингларда таудан шуу, шулай ук тимераякта шуулар, урмандагы кышкы пейзаж белән хозурлану - хәтта кышкы һава торышының көтелмәгән «капризлары» да әлеге рәхәтлекләрне кичерергә комачаулый алмады. «Future dance» студиясе (Бөгелмә) укытучысы Вадим Новиков балалар белән бергә хип-хоп стилендә яңа флешмоб куйды.

«Сменаның форматы шуның белән дә кызыклы, бирегә биюче балалар гына килми. Һәм минем төп бурычым - бию сәнгатенә өйрәтү түгел, ә аның уңай һәм җанлы энергиясен балаларга тапшыру. Чөнки биюләр гаять зур көчкә ия - бөтен дөньяны, төрле яшьтәге һәм төрле характердагы кешеләрне берләштерә», - дип уртаклашты педагог үзенең фикерләре белән.

 

Мавыктыргыч һәм файдалы

Һәр лагерьда «Альмет-рика» интерактив үзәге белгечләре балалар өчен фәнни шоу-тамаша уздырдылар. Балаларны бигрәк тә сыек азот һәм углекислоталы газ белән тәҗрибә нык кызыксындырды. Әле тагын балалар кызыклы күренеш - турбулентлык турында да тыңладылар.

«Миңа фәнни шоу бик ошады! Без коры бозны татып та карадык. Тәме буенча ул газлы су кебек!» - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты «Солнечный»дан 9 яшьлек Милана.

«Татнефть»нең «Мәктәп биолабораторияләре» проекты семинарларында балалар үсемлекләрнең таралу төрләре турында лекция тыңладылаар һәм канәфер, хризантема, кара бөрлегән үсентеләрен утырту буенча практикум уздылар. Үсемлекләрне карау-тәрбияләү турында белеп кенә калмыйча, алар махсус контейнерларда - мини-теплицаларда утырткан үсентеләрен үзләре белән дә алдылар, бу аларга өй шартларында алар турында кайгыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Проект җитәкчесе Ринат Якупов сүзләренә караганда, мастер-классның төп бурычы балаларның игътибарын экология проблемаларына юнәлтү, аларны биология кебек үтә дә кызык-лы фән белән мавыктырудан гыйбарәт. Чөнки әлеге фәнне үзләштерү балаларны табигатьне сакларга өйрәтеп кенә калмыйча, углерод эзен киметүче компенсацион чараларны да башкарырга мөмкинлек бирәчәк.

Бүген Татарстанның көнь-як-көнчыгышында сигез мәктәп биолабораториясе булдырылган. Проектта катнашучы укучыларны рәсми рәвештә эшкә урнаштыралар, һәм көнгә берничә сәгать эшләгән өчен аларга хезмәт хакы да түләнә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2022 елда мәктәп биолабораторияләрендә 120 мең усак үсентесе үс-терелгән.

Ә Digital Academy дәрес-ләрендә мәктәп укучылары хәзерге заман компьютер инженериясе буенча күнекмәләр үзләштерделәр. Һәм, әлбәттә, буш вакытларында саф һавада күңел ачтылар - Кар бабайлар ясадылар, тюбингларда таудан шудылар. Тәмле төшке һәм кичке ашлар белән сыйландылар... «Татнефть» лагерьларында ял итү онытылмаслык мизгелләр бүләк итә! Әлеге рәхәт хис-тойгыларны яңадан кичерү хакына язгы һәм җәйге сменаларда да бирегә әйләнеп кайту кирәк.

 Розалия Галиуллина,
Лира Акмалетдинова,
Анастасия Петрова
«Нефтяные вести»,
№2, 18.01.2023 ел

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса