Мәгариф министрлыгы Россиядә укытучыларны «аерым статус» белән якларга җыена
Россия Президенты Владимир Путин карары буенча 2023 ел Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде.
Россия укытучылары «аерым статус» алырга мөмкин, ул аларны нинди дә булса хокуксыз гамәлләрдән саклаячак, дип хәбәр итә "Татар-информ". Шундый тәкъдим турында Россия Мәгариф министрлыгы һәм РФ Дәүләт Думасында фикер алышалар.
«Без бүген Дәүләт Думасы депутатлары белән укытучының аерым статусын ныгыту мөмкинлеге мәсьәләсе турында фикер алышабыз. Ул аларны төрле хокукый булмаган гамәлләрдән саклаячак, андый гамәлләр еш кына укытучыга карата кылына», – дип сөйләде НТВ эфирында Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа