Әлмәтнең белем бирү оешмаларында Р.Фәхреддин мирасы белән таныштыру атнасы үтә
Мондый чаралар «Алтын ачкыч», «Баланым» балалар бакчаларында, 2 нче лицейда узган инде.
"63- нче катнаш төрдәге "Баланым" балалар бакчасында, Ризаэддин Фәхреддиннең әсәрләренә нигезләнеп, балалар белән чара үткәрелде. Балалар бакчасында Ризаэддин Фәхреддиннең үгет – нәсыйхәтләре белән таныштыру бик әһәмиятле. Хәзерге заман ата-аналарының мораль – этик үзенчәлекләре бик үк югары дип әйтмәс идек. Шуңа күрә без үзебезнең төп бурычларыбыз итеп балаларда әхлаклылык һәм әдәплелек формалаштыру әһәмиятле дип саныйбыз", - дип хәбәр итә 63 нче балалар бакчасы.
17 нче гыйнвар көнне 7 нче «Алтын ачкыч» балалар бакчасында өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркемендә Риза Фәхретдин мирасын өйрәнүгә багышланган чара узган. Аның тормышы һәм иҗаты турында күргәзмә оештырылган. Балалар белән Риза Фәхреддиннең мирасы турында әңгәмә уздырылган.
17 нче гыйнвар көнне 2 нче лицейда Р.Фәхреддин мирасы белән таныштыру атналыгы кысаларында, Р.Фәхреддин исемендәге мемориаль музей директоры Гимранова Диләрә Габделкави кызы белән очрашу үткәрелгән. "Очрашу бик эчтәлекле, кызыклы үтте", - дип хәбәр итә чараны оештыручылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа