Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт районында 20 шәһәр һәм сигез авыл мәктәбен капиталь ремонтлаганнар

Кайбер мәгариф учреждениеләрендә азык блоклары яңартылган.

- Шулай ук биш шәһәр һәм җиде авыл мәктәбендә азык-төлек блоклары ремонтланды. Физик культура колледжы, музыка көллиятенең тулай торагы капиталь ремонтланды. Район үзәк хастаханәсен реконструкцияләү башланды: стационар, азык-төлек блогын, кер юу бүлмәсен ремонтлауның бер өлеше эшләнгән инде. Югары Мактамада башкарма комитет, шулай ук Габдрахман авылында табиб амбулаториясенә капремонт һәм янкорма төзелә. Моннан тыш, быел бездә «Алсу» һәм «Агропоселок» микрорайоннары арасында  балалар педиатрия кабинеты булган яңа  амбулатория барлыкка килде, - диде район башлыгы үзенең телеграм-каналында туры эфирда.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса