Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә балалар бакчасы булган яңа торак йортта булды

Мәктәпкәчә учреждениегә өйдән чыкмыйча гына эләгергә мөмкин.

Әлмәткә эш визиты вакытында Президент Рөстәм Миңнеханов  балалар бакчасы булган 44 фатирлы торак йортта булды.

Балалар бакчасына өйдән чыкмыйча гына кереп була. Мәктәпкәчә учреждение 55 урынга исәпләнгән. Ул торак йортның беренче һәм икенче катларында урнашкан.

Рөстәм Миңнеханов йокы бүлмәләрен, уен, чишенү һәм буфет бүлмәләрен карады. Биредә әле күп функцияле зал, рәсем студиясе, туган телне өйрәнү кабинетлары, педагог-психолог, логопед, өстәмә белем кабинетлары бар. Физиотерапия һәм массаж кабинетлары белән җиһазландырылган медицина блогы да каралган.

"Уңайлы  яшәү өчен шартлар тудырачакбыз", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Фатирлар кирәкле җиһазлар, көнкүреш техникасы белән тәэмин ителгән. Торак «ТатНИПИнефть» һәм Әлмәт нефть институты хезмәткәрләре өчен каралган.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса