Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Фән берләштерә

Агымдагы елда Әлмәт дәүләт нефть институты тәүге тапкыр «NAUKA 0+» Бөтенроссия фестивален үткәрү мәйданчыгы булу хокукын алды.

Шулай итеп, нефтьчеләр каласы Россиянең төрледән-төрле чаралар үткәрелә торган 200 шәһәренә кушылды. Әлмәттән 5-11 нче сыйныфларда укучы 900 егет һәм кыз лекторий һәм мастер-классларда катнаштылар.

Сентябрьдән ноябрьгә кадәр әлеге фестиваль кысаларында илебезнең төрле почмак-ларыннан 2 миллионнан артык бала күргәзмәләрдә, лабораторияләрдә, фәнни квестларда, экскурсияләрдә һәм башка бик күп чараларда катнашты. Алар өчен фән чын мәгънәсендә якты киләчәккә алып бара торган берләштерүче көчкә әверелде.

24-25 ноябрьдә фестиваль кысаларында нефть институты базасында лекторий - ясалма интеллект, альтернатив энергия чыганаклары, хәзерге дөньяда автоматлаштыруның роле һәм башка шундый темаларга институт галимнәре белән тугыз очрашу узды. Программаның актив өле-шендә мәктәп укучылары 3D-модельләштерү, альтернатив энергетика буенча схемалар, суны транспортлау линияләрен җыю буенча мастер-классларда булдылар, шулай ук минераллар күргәзмәсен карадылар, викториналарда һәм уеннарда катнаштылар.

Чараның максаты - аң-лаешлы һәм үтемле тел белән фәннең нәрсә икәнен, фәнни эзләнүләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуын һәм хәзерге заман кешесенә нинди перспективалар ачуын аңлатып бирү.

- АГНИ 2022 елда Татарстан Республикасында фестивальнең бердәнбер рәсми катнашучысы булып тора. Без институтыбызда укучыларны күрергә бик шат. Бу фестиваль безнең өчен традициягә әверелер һәм аны ел саен үткәрербез дигән өметтә калабыз, - дип сөйләде институтның беренче проректоры Юрий Василенко.

«Nauka 0+» фестивален ачуда «Татнефть» ААҖнең корпоратив культураны үстерү һәм яшьләр сәясәте бүлеге башлыгы Евгений Гаврилов катнашты.

- Биредә бик күп кызыклы нәрсәләр тәкъдим ителә, сез гади тыңлаучы гына булып калмыйча, процессның тулы хокуклы катнашучысы буласыз, - дип билгеләп үтте ул, укучыларга мөрәҗәгать итеп. - Бүген вакытыгызны файдалы итеп үткәрерсез дип ышанам. Бу фестиваль - сезнең киләчәккә, булачак һөнәрегезгә аңлы адым ясый алуыгыз өчен нәтиҗәле мәйданчык.

Күп кенә укучылар экспериментларны күзәтә алу аларда бик зур кызыксыну уятуын һәм хәзер физика белән химия фәннәрен җентекләбрәк өйрәнү теләге барлыкка килүен билгеләп үттеләр.

- Безгә сыеклыкның тыгызлыгы ничек билгеләнүен күрсәттеләр, цифрлы икътисад турында сөйләделәр. Әле тагын ташларның катылыгын билгеләргә дә өйрәттеләр. Миңа минераллар күргәзмәсе ошады, алар турында тыңлау бик кызык, - дип сөйләде 4 нче мәктәп укучысы Арина Гәрәева.

6 нчы мәктәп укучылары исә бораулау турында тәфсилле лекция иң истә калырлыгы булды дигән уртак фикерләрен белдерделәр. Алар нефть чыгару про-цессының ничек баруы, бу вакытта нәрсәләр кулланылуы һәм нефтьне кайчаннан бирле чыгарулары турында күпне белделәр.

Розалия Галиуллина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса