Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Мат Клара»ныкылар һәрвакыт беренче иде

Билгеле бер чорда Яңа Кәшер мәктәбендә өч Клара - Клара Булатова, Клара Закирҗанова һәм Клара Мөхәммәтшина эшлиләр.

Берсе математика, икесе татар теле укыта. Шулай итеп, мәктәптә, «Тат Клара» белән «Мат Клара» барлыкка килә.

Шәхес диюгә, без гадәттә бик зурдан кубып күзалларга күнеккән. Тукай, Пушкин, Сәйдәш... Ә шәхес булу өчен нинди кеше булырга, нинди эш башкарырга, нинди үрләр яуларга кирәк? Википедияда, кешене шәхес дип карау өчен ике таләпнең үтәлүе сорала, диелә. Аң-гакылга ия булу һәм ниндидер юнәлештә эшчәнлек алып бару. Шулай гынамы икән?!

Гадәттә бик күпләр кече ватаннарыннан читкә кит-кәч шәхес буларак танылу алалар. Алай да җиңел түгел. Ләкин үз җирлегеңдә Сафа кызыннан бөтен кеше сәлам биреп үтәрлек «Клара Мөхәммәтшина» дигән Шәхес булу күпкә катлаулырак.

Ачык йөз, тормышка позитив караш, башкаларга карата ихтирам һәм хөрмәт, тәвәккәллек, һәр сүзе өчен җаваплылык хисе, сайлаган хезмәтен фанатларча ярату. Минем өчен ул шундый шәхес иде. Авылдашлары күңелендә ничек яши икән Клара Сафа кызы, безнең Клара апа.

Клара апа белән 1986 елда, Кәшер мәктәбенә директор итеп билгеләнгәч, бергә эшли башладык. Шул елны аның алга карап эш итүче, актив укытучы икәнлеген белдем. Ул классына микрокалькуляторлар сорады. 10 данә алып куйдырдым. Озак та үтмәде, Казаннан 10 компьютер кайтартып, беренче булып ОВТ классы оештырдык. Анда Клара апа укыта башлады. Математика укыту яхшы куелган иде. Олимпиада, имтиханнар шуны раслый. Бөтен тормышын балаларга белем бирүгә багышлады. Ышанычлы, башкаларга ярдәм итәргә әзер кеше иде.

Туры сүзле, шактый кырыс холыклы, гадел кеше. Кирәк чакта яхшы киңәш бирә ала иде. Мәктәптә аңа һәм Илгиз Гәрәевичка зур портретлар куелса яхшы булыр иде.

Рәшит Фахразыев
(1986-2017 елларда мәктәп
директоры)

 

Башлангычта укыганда «Клара апа бик усал, почмакка да бастырып куя» дип куркыталар иде. Таләпчән, ләкин бик гадел һәм кешелекле; укучылар өчен яшәп, укучылар өчен тырышучы, һәрвакыт ярдәм итүче, дөрес юл күрсәтүче укытучы ул Клара Сафовна. Имтиханнар биргәндә, «шушы 7-8 биремне эшләсәгез, тиешле балл җыя аласыз, тырышыгыз инде, балалар» дип, безнең өчен янып-көеп тора иде.

Әле хәзер дә тәнәфестә Клара апа яныннан узганым хәтердә. Гел елмаеп үтеп китә иде. Укытучылар, әти-әниләр, укучылар коллективында бик хөрмәтле кеше иде Клара апа. Әнием белән сөйләшеп утырганда да үзен еш искә алабыз. Клара апа авырган вакытта сыйныфташларым белән аның хәлен белергә төшкән идек. Безнең «Соңгы кыңгырау» бәйрәме иде ул. Клара апа бик шатланган иде. Истәлеккә фотога да төшкән идек.

Минем өчен Клара Сафовна үрнәк укытучы, алдынгы фикерле, игелекле кеше булып истә калды.

Лилия Шәрифуллина,
2006-2017 нче уку еллары

Клара апа тормышны бар булганы белән яратты, аның бер генә мизгелен дә юкка сарыф итмәде. Тәүлекнең һәр минуты исәпләнгән иде Клара апа өчен.

Җаны-тәне белән авылны яратты: авылның һәр уңышы өчен сөенде, горурланды. «Без - Кәшерләр» дигән сүзне аеруча горурланып әйтергә ярата иде. Авылның яшәеше, үсеше өчен бар көчен, белемен бирде.

Ул укыткан балалар математика фәненнән һәр-вакыт иң беренчеләр, ул тәрбияләгән, ул җитәкләгән класс һәрвакыт алда, ул оештырган бәйрәмнәр һәрвакыт үзенчәлекле, ул укыган докладлар һәрвакыт иң эчтәлекле, ул уйнаган волейбол, теннис командалары иң яхшылары, ул башкарган эш һәрвакыт җиренә җиткерелгән, максатка ире-шелгән булды.

Авылның проблемалары өчен янып-көйде. Күп еллар авыл, район Советы депутаты итеп сайланды. Авылның хәл ителәсе мәсьәләләрен төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр алдында күтәреп чыгып хәл итте.

Яшьләрнең тәртипсезлеге, тәрбиясезлеге өчен бик борчылды. Ата-аналар, авыл җыеннарында бу мәсьәләләрне конкрет мисаллар белән күтәреп чыкты, бик күп язмышларны тайгак юлдан саклап калды.

Язмыш үзенә гаилә кору бәхете насыйп итмәсә дә, авылның һәр гаиләсе, һәр баласы өчен аналарча кайгыртып ярдәм итте.

Гомумән, конкрет мәсь-әләләрне конкрет хәл итәргә яратты. Андый шәхесләр сирәк туа.

Миңа аның укучысы, коллегасы булырга, бер авылда гомер итәргә насыйп булды. Һәм мин моның белән горурланам.

Лилия Гыйниятуллина,   җирле үзидарә       рәисе

 

Башкалар үзләрен шәхес дип атаганчы, үлчәүнең икенче ягына Клара Сафа кызы Мөхәм-мәтшинаны куеп карый алалар. Тигезләшә аласың икән, рәхим ит, син дә шәхес бул. Милләтеңә гадел хезмәт иткәнең өчен авылдашларың, якташларың сиңа да гадел бәя бирерләр.

 

Рәфкать Шаһиев

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса