Әлмәттә 16 укучы компьютер грамоталылыгында көч сынашты
Уенда катнашучылар үз көндәшләренә детальләрне атамыйча, компьютерның нәрсәдән торганын аңлатырга тиеш.
"Знайка-познайка" - уен һәм имтихан. Анда 16 укучы катнашты. Әлмәт политехник техникумы каршындагы белем бирү үзәге «IT-куб»та шөгыльләнүчеләр компьютер грамоталылыгы буенча ярыштылар.
Үзәк шәһәрдә ике ел элек «Мәгариф» илкүләм проекты ярдәмендә барлыкка килгән.
Уенда катнашучылар үз көндәшләренә детальләрен атамыйча, компьютерның нәрсәдән торганын аңлатырга тиеш иде. "Знайка-познайка» – уен гына түгел, ә сынау да. «IT-куб»та укучылар алган күнекмәләрен шулай ныгытты.
"IT-куб" Әлмәт политехник техникумында ике ел элек "Цифрлы белем бирү мохите" федераль проекты кысаларында барлыкка килде, ул үз чиратында "Мәгариф" милли проектына керә. Елына уртача 8 яшьтән 18 яшькәчә 600гә якын бала һәм яшүсмер йөри. Алгоритмика нигезләреннән тыш үзәктә тагын 6 юнәлеш бар.
Фото: Әлмәт политехника техникумы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа