Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Урта-һөнәри белем бирүне - яңа дәрәҗәгә

Статистика буенча, илебездә 3,6 меңнән артык урта уку йорты исәпләнә.

Аларда 3,3 миллионга якын студент белем ала, шул исәптән   2 миллионнан артыгы бушлай нигездә, ягъни бюджет хисабына.

Әйтергә кирәк, бүгенге көндә тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларның 60 проценты урта-һөнәри белем бирү уку йортларына керә. Бу - гаять зур ресурс. Һөнәри күнекмәләр үзләштереп, олы тормыш юлына аяк басарга теләгән яшьләр илебезгә бик кирәк.

Мәгариф министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелган «Профессионалитет» программасы нәкъ менә шундый яшьләргә йөз тота да. Аның максаты яшь егет-кызларны хезмәт базарына кирәк булган күнекмәләргә тиз һәм сыйфатлы итеп укытудан гыйбарәт.

«Профессионалитет» - соңгы вакытта урта-һөнәри белем бирү системасында барган үзгәрешләрнең чираттагы этабы. Яңа программа өч яңалык кертүне күздә тота. Беренчесе - көллиятләр һәм техникумнарда белем бирүгә һөнәри берләшмәләр вәкилләрен җәлеп итү, аларны белем бирү системасы инвесторлары итү, икенчесе - укытуның интенсивлыгын арттыру хисабына уку срокларын кыскарту, өченчесе - уку йортларында төрледән-төрле яшьләр инициативалары үзәкләре булдыру.

Проектта Мәгариф министрлыгы тарафыннан сайлап алынган көллиятләр һәм техникумнар катнаша. Аларда белем алучы 150 меңнән артык студент беренчеләрдән булып программаны үзлә-рендә сынап караячаклар. Тәҗрибә уңышлы барып чыкса, ике елдан «Профессионалитет» илебезнең барлык урта уку йортларына таратылачак.

Экспериментның асылы нидән гыйбарәт соң? Иң төп бурыч - урта буын кадрлар әзерләү системасын төрле төбәкләрдә һәм тәгаен тармакларда хезмәт базары ихтыяҗларына тагын да ныграк якынайту. Шулай ук укытуны бюджет өчен аз чыгымлы итү, бушлай белем алучы студентлар өчен финанс җаваплылыгын яшьләр алга таба эшләячәк компанияләр һәм производстволарга йөкләү. Алар исә үз чиратларында яшьләр белән үзләренең тәҗрибәләрен, практик белемнәрен һәм күнекмәләрен уртаклаша алачаклар.

Бүген тормыш мультипрофессиональлек таләп итә. Экспериментта катнашачак яшьләр яңа шартларга тиз җайлаша алыр дип уйлыйбыз. Урта-һөнәри белем бирү системасында практик хәзерлекне көчәйтергә кирәк булуы - бәхәссез.

Татарстан Республикасыннан өч уку йорты, «Профессионалитет» федераль проектында катнашып, урта-һөнәри белем бирү системасының яңа программасында катнашырга лаек дип табылдылар. Болар - «Кукмара аграр көллияте», «Әлмәт политехник техникумы» һәм «Яр Чаллы политехник көллияте».

Шулай итеп, 2023 елда республикабызда авыл хуҗалыгы, ягулык-энергетика комплексы, машина төзелеше тармаклары буенча өч белем бирү-производство кластеры булдырылачак.

 

Наҗия Хәйдәрова,  Әлмәт политехник техникумының фәнни-методик бүлеге начальнигы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса