Балалар технопаркы кунаклар кабул итте
Күптән түгел «Кванториум - Пионерлар йорты» балалар технопаркында креатив индустрияләр өлкәсендә һөнәри белем бирүне үстерү үзәгеннән кунаклар булып китте.
Креатив индустрияләр өлкәсендә һөнәри белем бирүне үстерү федераль үзәге үзенең эшчәнлеген «Мәгариф» милли проектының «Яшь профессионаллар» (Һөнәри белем бирүнең конкурентлылыгын арттыру)» федераль проекты кысаларында алып бара. Аларның максаты «Креатив индустрияләр көллияте модельләре нигезендә урта һөнәри белем бирү системасында креатив индустрияләр өчен кадрлар хәзерләү» проектын тормышка ашырудан гыйбарәт.
Кунакларны - үзәк директоры Иоанн Клиндухов һәм технологик үсеш бүлеге начальнигы Андрей Обыденниковны ӘМР башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Лаптева һәм ӘМРның мәгариф идарәсе начальнигы Ирина Павловскаялар озатып йөрде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia