Әлмәттә балалар сәнгать мәктәбе өчен реконструкцияләнгән бинага ярашлылык турында бәяләмә бирелде
Дүрт катлы учреждение Муса Җәлил урамында урнашкан.
Әлмәттә 1 нче балалар сәнгать мәктәбе өчен реконструкцияләнгән бинага проект документлары таләпләренә туры килү турында бәяләмә бирелде. Бу хакта ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе хәбәр итә.
Дүрт катлы бина Муса Җәлил урамы, 9 йортта урнашкан. Аның мәйданы-1956,70 кв.м., объектны реконструкцияләү 2021 елның августында башланды.
Объектны төзүче- «Әлмәт административ-хуҗалык идарәсе». Техник заказчы - «Татнефть».
Фото: ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа