Әлмәттә «Адымнар» яңа полилингваль гимназиясендә «триатлон мәктәбе» ачыла
Спорт залы йөгерү юллары, велотренажерлар белән җиһазландырылган, 25 метрлы бассейн бар.
Әлмәттә 1 сентябрьдә «Адымнар» полилингваль гимназиясен ачыла. Яңа белем бирү оешмасы 1224 укучыга исәпләнгән. Уку учреждениесендә 1-8 сыйныф укучылары өчен «триатлон мәктәбе» ачу планлаштырыла, дип хәбәр итә республиканың мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
"Тренировкалар үткәрү өчен спорт залы кирәкле инвентарь — йөгерү юллары, велотренажерлар белән җиһазландырылган, 25 метрлы бассейн бар",-дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Монда шулай ук зур спорт залы, кече тренажер залы һәм ике бассейн бар. Моннан тыш, гимназия бинасында уку һәм административ блоклар, медицина бүлмәләре, ашханә, актлар залы, китапханә урнашкан.
Беренче сыйныфта физкультура, сынлы сәнгать, әйләнә — тирә дөнья, музыка һәм технология татар телендә, икенчесендә инглиз телендә укытылачак. Укучылар дини мәдәниятләр һәм дөньяви этика нигезләрен, математиканы рус телендә өйрәнәчәкләр.
Төп мәктәптә Россия тарихы, сынлы сәнгать һәм физкультура – татар телендә, математика, физика, химия һәм җәмгыять белеме рус телендә укытылачак. Укучылар музыка, технология һәм географияне инглиз телендә өйрәнәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа