Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт мәктәбе 2022 елда Россиянең иң яхшы мәктәпләре арасында

Ел саен RAEX рейтинг агентлыгы (РАЭКС - Аналитика) Россиянең 50дән артык югары уку йорты ярдәме белән һәм катнашында «Социаль һәм гуманитар юнәлештәге» чыгарылыш укучыларының конкуренциягә сәләте буенча илебезнең иң яхшы мәктәпләре рейтингын төзи.

Әлмәт шәһәренең 5нче гимназиясе Россиянең иң яхшы белем бирү учреждениеләре исемлегенә керде, ул 39 нчы урында.


Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов бөтен коллективны һәм директор Баһаветдинова Венера Атлас кызын шундый югары белем күрсәткече белән котлады.


Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге рейтингка эләккән мәктәпләрне тәмамлаучылар илнең иң яхшы югары уку йортларында гуманитар һәм социаль юнәлешләрдә укуларын дәвам итә .


Әлмәттән тыш, рейтингка Татарстан республикасының тагын ике мәктәбе керде. 23 урында – Казан шәһәренең 2 нче лицее, 42 нче урында-Яр Чаллы шәһәренең 77 нче гимназиясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса