Әлмәт укучысы рус теле буенча халыкара олимпиаданың беренче призеры булды
Бүләкләү 6 июнь-халыкара рус теле көнендә булды.
Шәһәрнең Р. Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназиянең 10а сыйныф укучысы Камилә Әсләмова туган телле (рус булмаган) белем бирү мәктәпләре өчен рус теле буенча халыкара олимпиаданың беренче призеры булды.
Бүләкләү 6 июнь-халыкара рус теле көнендә булды. Бу көнне 223 ел элек бөек шагыйрь Александр Сергеевич Пушкин туган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа