Кайда син, Сингапур алымы?
Халыкның башын бутап та карыйлар инде. Әле бер яңалык кертәләр, әле икенчене.
Аларны үзләштереп бетермисең, тегеләрен сызып ташлап, өченчегә «мөгез» чыгаралар.
Башта совет власте кордылар. Барын җыеп-туплап зур бер дәүләт төзелде. Аннан, бүлгәләдек-тараттык та, «прихватизацияләдек». Читләрчә, башкаларча яшәргә, шуларча кыланырга кирәк икән дип үзгәртеп кордык. Безнең уку да «дөрес булмаган» булып чыкты. Әнә капиталистлар түләп укый, түләп дәвалана. Әйдә, без дә шулай эшлибез, диделәр дә, безнең халыкны да акчага укыта башладылар. Үз заманында радио, космик корабль уйлап тапкан безнең система дөрес булмаган икән. Шулайдыр, кара тактага акбур белән язып, һәр баланың кирәк булса башыннан сыйпап, кирәк чакта орышып, синең белән «әйлән-бәйлән» уйнап, колхоз кырында эшләп, өлкәннәргә ярдәм итеп ничек алга китеп булсын?! Болай яшәп, болай укытып булмый! Һәм без...
Һәм безнең түрәләр дәррәү Сингапурга очтылар, Сингапур алымын өйрәнергә. Сингапур алымы белән балалар бакчасында балаларны тәрбияләргә, мәктәптә математика фәненә төшен-дерергә, хәтта урыс телен Сингапур алымы белән укытырга өйрәнү өчен очтылар да очтылар. Тагын әллә нәрсәләргә өйрәнделәр - медицинада кулланырга, икътисад өлкәсендә, транспортта, кайдан, ничек итеп, нәрсә өчен штрафлар түләтергә мөмкин, идарә итүдә һәм иң мөһиме - коррупциягә каршы көрәш оештыру, аны бетерү алымнарына өйрәнергә. И өйрәнделәр, и өйрәттеләр... Сингапур алымына өйрәтә башлагач, гомерләрен белем һәм тәрбия эшенә багышлаган укытучылар моның инде бездә озак еллар кулланылган, проблемалы укытуга корылган Мирза Мәхмүтов алымы икәнен бик тиз төшенеп алдылар. Нишлисең инде, бөтен түрә дә мәктәп тормышы белән таныш түгел, бездә ул алым барлыгын белмәгәннәрдер. Күрше тавыгы каз кадәр, күкәйләре баш кадәр, диләр бит.
Шулай биш-алты ел дә-вамында төрле өлкәләрдә эшләүче түрәләр Сингапур юлына тузан кундырмый алым өйрәнергә йөрделәр. Ә бит Сингапур ул күрше авыл гына түгел. Анда велосипед белән генә барып булмый. Акча кирәк. Дистәләгән түрәне икешәр атна рәхмәткә асрамаганнардыр.
Ярар, бездән җыйган салымнар дисәк тә, кесәбезгә кергән акчаны тартып алмагач, үзләренекедер дибез. Анысы икенче мәсьәлә. Тик, Сингапурда укып кайткан дистә-дистә министрларның яртысы бүген инде башка хезмәттә. Димәк, ул өлкәдә үзләренең Сингапурда алган белемнәрен файдаланганнан соң, башка өлкәгә күчеп, ул алымны арттыралар дигән сүз. Бүген инде без тулысынча булмаса да, өлешчә Сингапурдагы кебек яшәргә тиеш. Һичьюгы мәгариф өлкәсендә. Безнең районның да дистәгә якын укытучысы Казанга барып Сингапурдан килгән тьюторларда курслар узганнар. Ә бүген нәрсә? Балалар мәйданчыгындагы комлыкта күрше малаеның машинасына кызыгып, аныкы белән уйнадык та, бераз уйнагач, туеп ташлап, үземнең машина яхшырак дип, өйгә кайтып киткән кебек булды түгелме? Сөтле чәй, токмач ашы, итле бәрәңге ашарга өйрәнгән халык корсагына Сингапур «ризыгы» килешмәде кебек. Безнең бит гасырлар буе килгән үз яшәү рәвешебез, укыту системабыз бар.
Һәм менә, СССРда пионер хәрәкәте оешуның 100 еллыгы уңаеннан, Рәсәйдә өр-яңа «пионерия» оештырырга дигән карарга килдек. Әй, Сингапур алымы, кайда соң син бүген?
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа