Яңа уку елында Әлмәттә  полилингваль мәктәп ачылачак
Мәгариф

Яңа уку елында Әлмәттә полилингваль мәктәп ачылачак

"Адымнар"  уку йорты 1224 баланы үзенә кабул итәчәк.

Биредә балалар өч телдә: рус, инглиз һәм татар телләрендә белем алачак.

Яңа мәктәпне "Ел укытучысы-2012" конкурсының муниципаль этабында җиңгән Яруллин Илшат Илдус улы җитәкли.

Мондый белем бирү комплекслары Казанда, Алабугада, Яр Чаллыда һәм Актанышта эшли инде.