Әлмәт мәктәпләрендә парламент дәресләре узды
Шундый дәресләр шәһәрнең 2 лицеенда һәм инженер лицеенда узды.
Чакырылган кунак Әлмәт шәһәр советы депутаты, "Бердәм Россия" партиясе әгъзасы - Колотовкин Вячеслав Геннадьевич һәм Дәүләт Советы депутаты Ренат Нугайбеков булды.
Парламент дәресе әңгәмә һәм эшлекле уен формасында үтте. Балалар Әлмәт шәһәр Советының шәһәр тормышының бер ягы буенча (экология, мәгариф, инфраструктура, социаль яклау һәм сәламәтлек саклау, транспорт) карары проектларын эшләделәр. Үзара фикер алышуда актив катнаштылар, балалар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Актив, кызыксынган гражданнар гына хокукый дәүләтне раслауга һәм үстерүгә турыдан-туры йогынты ясый алалар дигән нәтиҗәгә килделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia