Укытучылар һәм хезмәткәрләр үзләренең осталыкларын һәм күнекмәләрен күрсәттеләр.
Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан институтның спорт залда ел саен үткәрелә торган спартакиада булып узды.
Мәйданчыкларда киеренке көрәш барды.
Өстәл теннисы буенча-хатын-кызлар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде::
1 урын-Гүзәлия Шәвәлиева
2 урын-Ирина Натэй-Голенко
3 урын-Ландыш Солтанова
Ир-атлар арасында 1 урынны ял итү-сәламәтләндерү үзәге хезмәткәре Никита Алчинов яулады.
Волейбол буенча ярышларда физик һәм махсус әзерлек кафедрасы укытучылары, бухгалтерлык исәбе һәм финанс - икътисади эшчәнлек бүлеге укытучылары катнашты.
Ярышларда җиңүчеләр нефть институты хезмәткәрләренең профкомы призлары белән бүләкләнде.
Спорт бәйрәме барлык катнашучыларга яхшы кәеф бүләк итте.