Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә "Кием әдәпләре" чарасы узды

Чара шәһәрнең 20 нче мәктәбендә узды.

"Кием әдәпләре" дип аталган чара укучы балаларга да, килгән кунакларга да бик ошады. 20 мәктәп укытучысы Вафина Гөлнара Әнвәр кызы балаларда милли киемнәргә карата мәхәббәт уятыр өчен бик матур чара оештырды. Р.Фәхреддиннең әсәрләрендә киенү әдәпләренә игьтибар биргәннәр.

"Галимнең "Нәсыйхәт", "Сәлимә" хезмәтләреннән укучылар өзекләр укып үттеләр. Р.Фәхреддин мемориаль музее директоры Гимранова Д. музей экспонатларын күрсәтеп, укучыларны киендереп кызыксыну уятты", - ди чараны оештыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса