Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов студентлар белән очрашты

Тимур Дмитриевич  «IT-куб» цифрлы белем бирү үзәгендә уку процессы барышын карады.

28 гыйнварда район башлыгы Тимур Нагуманов Әлмәт югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары студентлары яшьләре активистлары белән очрашты.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Әлмәт политехника техникумы базасында «Мәгариф» милли проектының «Цифрлы белем бирү мохите» федераль проекты кысаларында оештырылган «IT-куб» балаларга цифрлы белем бирү үзәге эшенә старт бирелде.

"IT-куб" - программалаштыру өлкәсендә белем һәм күнекмәләрне үстерүгә юнәлдерелгән балаларга өстәмә белем бирүнең инновацион мәйданчыгы. «IT-куб» үзәгендә 8-17 яшьлек балалар шөгыльләнә. Монда түбәндәге юнәлешләр буенча белем алалар: Pythonда программалаштыру, мобиль эшләнмә, VR/AR-кушымталар эшләү, системалы идарә итү, Java программалаштыру, кибергигиена һәм зур күрсәткечләр белән эшләү, алгоритмика һәм логика нигезләре.

Аннары түгәрәк өстәл артына активист-студентлар җыелды, алар район башлыгы белән шәхсән аралашу, үзләренең мөһим сорауларын бирү һәм хәтта нинди дә булса яңа идеяләр тәкъдим итү өчен җыелдылар. 

Әлмәт физик культура көллияте студенты Виктория Назарова көллиятне төзекләндерү эшләре өчен район башлыгына рәхмәт белдерде. Үзенең мөрәҗәгатендә ул җиңел атлетика белән шөгыльләнүче студентлар өчен манеж сорады, чөнки хәзерге вакытта аларга спорт белән шөгыльләнү өчен мәйданчыклар табу кыен.

Әлмәт музыка көллияте студенты Азалия Зарипова көллият студентларына биек түшәмле акустик  һөнәри-җиһазландырылган акустик зал кирәклеге турында үтенечен җиткерде. Тимур Дмитриевич мондый залга альтернатива табарга була, диде, әмма студентлар концертлары атна саен үткәреләчәк дигән шарт белән.

Тагын бер кызыклы тәкъдим-матбугат үзәге булдыру. Әлмәт политехника техникумы студенты Айназ Хәбибуллин шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать итте. Ул алар өчен район башлыгының матбугат хезмәте белән эшләү, аларның тәҗрибәсен өйрәнү студенлар өчен кызык булыр иде, дип ачыклык кертте.

Моннан тыш, студентлар җәмәгать транспорты, яшьләрнең иҗтимагый күңел ачу үзәкләре җитмәү, уку процессы өчен махсус җиһазлар кирәклеге турында фикер алыштылар.

Үтенечләр һәм тәкъдимнәр генә түгел, ә актив студентлар тормышында катнашу мөмкинлеге биргән өчен район башлыгы адресына рәхмәт сүзләре дә яңгырады. «Студентлар лигасы» рәисе вазифаларын башкаручы, Әлмәт музыка көллияте студенты Элина Абдуллина сүзләренә караганда, «башка шәһәрләр белән чагыштырганда, Әлмәттә студентларга үз-үзләрен үстерү өчен зур мөмкинлекләр бар».

Очрашу ахырында район башлыгы Тимур Нагуманов түгәрәк өстәлдә катнашучыларга-студентларга уку һәм иҗат процессына намуслы караулары, актив эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерде, аларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса