Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Гомер һәм өмет символы

1944 елның 27 гыйнвары - Ленинградның камалыштан чыккан көне.

Ленинград блокадасы 900 көн һәм төн дәвам иткән. Бөек Ватан сугышы тарихындагы иң авыр һәм бер үк вакытта героик вакыйгаларның берсенә быел 78 ел тулды.

18 гыйнвардан алып 27 сенә кадәр илебезнең барлык төбәкләрендә «Блокада икмәге» дигән хәтер акциясе үткәрелде. Акция Бөек Ватан сугышы вакытында камалышта калган Ленинград халкының батырлыгын искә төше-рүгә юнәлдерелгән.

Бу көннең төп символы - 125 граммлы ипи кисәге. Нәкъ менә шундый минималь икмәк нормасы Ленинград блокадасының иң авыр чорында кешегә бирелгән.

«Блокада икмәге» Бөтенроссия акциясе кысаларында Әлмәт районында да истәлекле чаралар оештырылды.

 

Гомуми белем бирү һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә «Блокада икмәге» дип аталган хәтер дәресләре, сыйныф сәгатьләре һәм башка чаралар узды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса