Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Татлы тел иясенә бал ашатыр

Рус һәм саф татар телләрендә бертигез дәрәҗәдә сөйләшә, аралаша алган һәм ораторлык осталыгына ия булган җитәкчеләр халык арасында зур хөрмәт казана.

Әйе. Чыннан да, без авызына каратып торырлык дәрәҗәдә матур, тәэсирле итеп сөйләгән кешеләргә сокланабыз һәм аларны сәгатьләр буе тыңлап торырга әзербез.

Кызганыч, туган телендә иркен чыгыш ясый алучы җитәкчеләр республикабызда гына түгел, районыбызда да бармак белән генә санарлык.

Ораторлык осталыгына те-ләгән һәр кеше дә ирешә аламы? Моның өчен ниләр эшләргә кирәк? Чыгыш ясаганда ничек югалып калмаска да ничек үз-үзеңне кулда тотарга соң? Бу уңайдан хәлне яхшырту максатында Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан чаралар да тормышка ашырыла башлады. Казан дәүләт мәдәният институты белән берлектә җитәкчеләрне ораторлык сәнгатенә өйрәтүгә багышланган масштаблы проект - шуларның иң әһәмиятлесе.

Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында башланып киткән бу чара республикада гына түгел, Россиядә дә уникаль санала. Ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның инициативасы белән тормышка ашырыла.

Халык алдында чыгыш ясау сәнгате буенча 43 нче йомгаклау мастер-класслары 17 декабрьдә «Нефтьче» Мәдәният сараенда узды. Биредә төрле дәрәҗәдәге йөзләп җитәкчене чыгыш ясау сәнгатенә, фикерне дөрес итеп җиткерүгә, текст язу тәртибенә, сөйләм үзенчәлекләренә, аваз-ларның дөрес яңгырашына һәм кеше алдында үз-үзеңне тоту, киеренкелектән котылу серләренә өйрәттеләр.

Укуларны Казан дәүләт мә-дәният институты укытучылары Илсөяр Шиһапова, Земфира Ибәтова, Азат Зарипов, Әлфис Галиуллин, Раушан Шәрифләр уздырды. Мөгаллимнәргә әлмәтлеләр исеменнән рәхмәт сүзләрен шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков җиткерде. Ул мастер-класслар барышында тупланган эш алымнарын киләчәктә өлге итеп алырга ышандырды.

Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ландыш Зарипова әлеге чараның көтеп алынган булуын ассызыклады һәм республика җитәкчелеге тарафыннан татар телен куллану өлкәсен киңәйтүгә һәм аның абруен күтәрүгә юнәлдерелгән проектның әһәмиятле һәм соралган булуын билгеләп үтте.

Казан дәүләт мәдәният институты мөгаллимнәре билгеләп үткәнчә, районнарда булып узган мастер-классларның нәтиҗәсе инде сизелә - муниципаль берәмлекләрдә тәкъдим ителгән алымнарны уңышлы гына куллана да башлаганнар икән. Бу инде проектның нәтиҗәсе бар дигәнне аңлата. Тел ачкычлары һәркемгә кирәк, шуңа күрә дә мондый укулар дәвамлы булыр дип ышанасы килә.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса