Бию көйле гимназия
2007 елның май ае. Мин Миңлебай авылындагы балалар бакчасының чыгарылыш төркеменә йөрим. Тиздән «выпускной», мәктәпкә керәм, укый башлыйм, дигән уйлар башта.
Алай артык зур үзгәрешләр дә көтми иде кебек. Чөнки авыл баласының язмышы билгеле: шунда ук бакчага йөри, юл аша урнашкан мәктәптә «однокашник-лары» белән белем ала.
Ә минем алай булмады. Шул май аенда әни белән әти җитәкләп Әлмәтнең бер матур мәктәбенә тест үтәргә алып килделәр. Чират - су буе. Күрәсең, монда эләгү бик гади түгел. Әниләренең кочагына ябышкан 6-7 яшьлек нәниләр тормыштагы беренче имтиханнарын көтәләр... Узды, авыр булмады анысы да. Ләкин шул вакыттан минем өчен зур юл башланды. Әлмәт шәһәренең Риза Фәхреддин исемен йөрткән 1 нче гимназиясе шәкерте булдым.
Тырышлыгым белән алдым мин барысын да. Ә шулай да даирә бик мөһим. Мәңге онытмам: кыска аксыл чәчле, күзлекле Зөлфия Рәфәт кызы - беренче мө-галлимәм. Мөлаем йөзе, 32 тешен күрсәтеп елмаеп җибәрүе, килеп баштан сыйпаулары күз алдыннан китми әле дә. Аның тарих аңлатуын авыз суларын корытып тыңлап утыра идек. Ерак Себер якларыннан командировкадан ире алып кайткан тәмле җиләк-җимешләр белән сыйлый иде әле ул безне.
Олы сыйныфка күчкәч тә, укытучы назы кимемәде. Бер гаилә булып өлгергән 31 сыйныфташымны 9 нчы сыйныфка кадәр Ләйсән Рафаил кызы җиткезде. Елый-елый математика укыганда, Тукайның «Пар ат»ын ятлаганда бик үк кызык булмаса да, бүген җентекләп җыелган хатирәләрне барлау күңелгә рәхәтлек бирә, җылы булып китә.
10-11 дә берничә сыйныфны берләштерделәр. Башта читләр белән авыр булды. «Кая минем 9Б?» дип моңаеп йөрергә дә туры килде. Ләкин без бит барыбыз да бер тәрбия узган, бер максатта. Биология укытучысы Айгөл Әхмәтгани кызы белән музыка укытучыбыз Рамилә Хәйдәр кызы олы имтиханнарга әзерләнгәндә, тормышның киләсе этабына аяк басканда безгә терәк булдылар.
Гимназиядә аерым бер атмосфера, рух хакимлек итә. Миллилек кенә түгел ул, ә югары дәрәҗәдә тәрбия бирү. Тәнәфестә телефон капшау түгел, ә зур түгәрәк ясап уеннар уйнау, чараларны татар биюеннән башлап җибәрү, өс-башыңны пөхтә тотып, чәчне ике толымга үреп йөрү, авыз тутырып туган телдә сөйләшү күңелгә уелып калган.
Әлбәттә, бүген без читтә. Ләкин ел саен гыйнвар азагында гимназия безне үз канат астына җыя. Шунысы куанычлы: буыннар үзгәрә, тел бетә дип торганда, монда әле дә татар бию көе яңгырый. Гимназия биргән тәрбия һәм белемне йөртү зур горурлык. Сүз уңаеннан, безнекеләр ерактан ук күренеп тора.
Быел гимназия инде 30 яшен тутыра. Яшь әле ул, ләкин зур тәҗрибәсе һәм даны бар. Алга таба да шәһәрнең генә түгел, ә республика, ил күләмендәге йөзек кашыдай укучылар тәрбияләп торырга язсын үзенә. Яшел орнаментлы диварларына сеңеп калган татар рухы буыннан-буынга күчеп барсын. Туган көнең - юбилеең белән, яраткан гимназиям. Мин синең мәңгелек шәкертең...
Гимназия, гимназия - белем баскычы,
Туган телен белгәннәрдә аның ачкычы.
Алсу Мансурова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа