Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алдылар

Шәһәрнең һөнәри көллиятендә ЮХИДИ хезмәткәрләре студентлар белән очрашты.

Студентларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында искәрттеләр, яктылыкны кире кайтаручы элеметлар бүләк иттеләр һәм зыян күрүчеләрне автомобильдән ничек коткаруларын күрсәттеләр.

Статистика буенча Россиядә һәр сәгать саен юл-транспорт һәлакәтләрендә 4 кеше үлә. Әлмәт районында 10 ай эчендә 118 авария булган. Аларда 149 кеше зыян күрде, 14 кеше һәлак булды. Ноябрьнең өченче якшәмбесендә юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алалар. Бу көн алдыннан һөнәри көллияттә ЮХИДИ һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесе хезмәткәрләре студентларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында искәрттеләр. Ә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре зыян күрүчеләрне автомобильдән ничек чыгаруларын күрсәтте.

15 нче часть янгын сүндерүчеләре авария-коткару автомобиленең техник җиһазланышын күрсәттеләр. Иң мөһиме-төтен суырткыч, ул төтен суырту өчен генә түгел, ә бинага һавага кертү өчен дә кулланыла, ул - гидравлик коткару коралы.

Аварияләрнең иң еш сәбәбе-тизлекне арттыру. Узган көннәрдә генә Әлмәт районында юл-транспорт һәлакәтләрендә 5 кеше һәлак булган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса