Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәтнең "Юл хәрәкәте иминлеге" хезмәткәрләре социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә балалар өчен чара уздырды

Чарага ата-аналар һәм балалар чакырылган иде.

Әлмәт муниципаль районының «Опека» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә «Балалар иминлеге – уртак эш» дигән темага чара үткәрелде.


Катнашучыларны  агымдагы елның 10 аенда юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы белән таныштырдылар, балаларны автомобильдә куркынычсыз йөртү өчен автокресло куллануны пропагандалау буенча эш алып барылды, җәяүлеләрнең караңгы вакытта өске киемдә яктылык кайтаручы элементлар булу зарурлыгына басым ясалды. Барлык катнашучыларга тематик уен биремнәре тәкъдим ителде, юл йөрү кагыйдәләрен һәм юл билгеләрен ныгыту максатыннан видеоматериал күрсәтелде. Үткәрелгән чарадан соң, ата-аналар белән фикер алышу булды.


Әлеге чараның максаты: балаларга һәм ата-аналарга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге турында искәртү, балаларның юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау.


Балаларга гыйбрәтле китаплар, мәгълүмати белешмәлекләр, яктылык кайтаручы  элементлар белән бүләкләр, фликерлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса