Әлмәт районында ветеран укытучыларны өлкәннәр көне белән котлыйлар
Чупай авылында ел саен ветеран укытучыларны котлыйлар.
Без ел саен традиция буенча Белем бәйрәме, Укытучылар, Өлкәннәр көне уңаеннан үзебезнең ветеран укытучыларыбызны котлыйбыз.
Элегрәк мәктәптә җыела торган идек, ә хәзер короновирус сәбәпле, андый мөмкинлекләр бетерелде. Шулай да аптырап тормыйбыз, өйләренә барып, күрешеп, сөйләшеп, чәйләр эчеп, гәпләшеп утырабыз.
Менә бу юлы да Наҗия апаларга кунакка киттек. Без дигәнем, Чупай авылының «Ак калфак» оешмасы җитәкчесе, әле хәзер дә Әлмәт шәһәренең 10 нчы мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы, Наҗия апаның укучысы Маннапова Хәмдия Камил кызы, авылның ветераннар советы рәисе, тарих укытучысы Мифтахова Әминә Имам кызы һәм мин. Наҗия апа безне, һәрвакыттагыча, елмаеп каршы алды.
Наҗия апа Җиһаншина 1940 елның 15 гыйнваренда Ширияздан абзый белән Бибисара апаларның 3 нче кызлары булып дөньяга туа. Бу гаиләдә алар дүрт кыз үсәләр, югары белем алып укытучы булып эшлиләр. Олы апалары Сөгъдә башлангыч классларда укыткан, Татарстанның атказанган укытучысы була; Мәрьям, Наҗия апалар математика, ә кече кызлары Кәүсәрия рус теле укытып лаеклы ялга чыгалар. Кәүсәрия апа Мәмәт авылында яши.
Наҗия Ширияздановна озак еллар Чупай мәктәбендә балаларга физика- математика фәннәрен өйрәтә. Бик җитез, чибәр, уңган-булган яшь укытучыны балалар да бик ярата. Без килгән көнне дә Наҗия апаның телефоны тынып тормады, укучылары шалтыратып бәйрәм белән котлап тордылар.
1982 елда Наҗия апа кызы Резедә белән Әлмәт шәһәренә күчеп китә (нәкъ шул елны мин аның урынына институт бетереп эшкә килдем. Бер «Әхмәтшина китте, икенче Әхмәтшина килде», диделәр. Фамилияләр бер үк иде). Күчеп китүнең сәбәбе - Наҗия апа Җиһаншин Йосыф Әхмәдулла улы белән гаилә корып җибәрәләр. Йосыф абый медсанчастьта врач-инфекционист булып эшли. Алар бик матур гомер кичерәләр. Лаеклы ялга чыккач, Чупайга төп йортка кайталар, әти-әниләренә картлык көннәрендә таяныч булып яшиләр, аларны тәрбияләп соңгы юлга да озаталар. Йосыф абый да 5 ел элек бакыйлыкка күчте. Наҗия апа төп йортта хәзер берүзе, кызы, кияве, оныкларының кадер-хөрмәтен, игелеген тоеп, яшәүдән ямь табып гомер кичерә. Ул һәрчак хәрәкәттә, бакчасын яратып карый, бәрәңгесен дә үзе алырга ярата. Тавык-чебешләр дә асрый, эте дә, мәчесе дә бар. Һәр атнада балалары, оныклары кайта. «Олыгайган көнемдә бик карыйлар үземне, рәхмәттән башка сүзем юк, шәһәргә алып китәбез диләр, ә минем Чупаемнан китәсем килми», - ди ул елмаеп.
Кышкы озын көннәрдә Наҗия апа пазллар җыярга ярата, онытылып матурлык дөньясына чума. Ничә картина җыйгандыр инде, исәбен хәтерләми. Ул аларны бүләк тә итә, бүлмәсендәге матур-матур рәсемнәр өйгә ямь өстиләр. Бу шөгылен ул бик файдалы, ми эшчәнлеген яхшырта, дип саный.
Безнең сөйләшеп сүзләребез бетмәде, алда тагын бәйрәмнәр булачак, Аллаһ боерса, янә очрашырга язсын дип, аерылыштык. «Иии, рәхәт тә булды, бик зур рәхмәт сезгә!» - дип Наҗия апа безне озатып калды. Хөрмәтле өлкәннәребезнең гомерләре озын, сәламәтлекләре нык булсын.
Резедә Әхмәтшина, Чупай авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа