Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәтнең "Нур" мөселман мәктәбендә дә Белем көне узды

Чара изге Коръән аятләрен укудан башланды.

Балаларны һәм аларның әти-әниләрен бу дулкынландыргыч көн белән Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Исмаил хәзрәт Сингатуллин һәм мәктәп директоры Гөлчәчәк Габдрахманова котладылар.

Котлаулардан тыш, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Исмаил хәзрәт Сингатуллин һәм "Барс"  генераль директоры Ринат Сабиров  укучыларны уку вакытында кирәк булачак бүләкләр белән сөендерделәр.

Быел "Нур" мәктәбе бусагасын 26 бала атлады, башлангыч мәктәптә барлыгы 72 бала белем алачак.

Шулай ук Исмаил хәзрәт Сингатуллин җитәкчелегендә Әлмәт ислам мәдрәсәсе уңышлы эшләп килә, быел беренче курска 13 егет һәм 30 кыз кабул ителә.

Укучыларга һәм студентларга укуда уңышлар  телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса