Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәттә Белем көнен билгеләп үттеләр

Беренче сентябрь-дулкынландыргыч  бәйрәм, аны Әлмәт муниципаль районының барлык белем бирү учреждениеләрендә билгеләп үттеләр.

Әлмәт дәүләт нефть институтында беренче курс студентлары өчен Белем көненә багышланган тантаналы линейка узды. Аларны беренче уку көне белән котларга район башлыгы Тимур Нагуманов, «Татнефть» компаниясе генераль директоры урынбасарлары Азат Ягъфәров, Рөстәм Мөхәммәдиев, профком рәисе урынбасары Рифдар Хәмәдьяров, персонал белән эшләү идарәсе башлыгы Андрей Глазков, институт ректоры, проректорлар, деканнар һәм укытучылар килгән иде.

Район башлыгы административ-хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары Юлия Әхмәтшинаны, Туган тел һәм әдәбият укытучысы Суфия Шакированы Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетының Мактау грамоталары белән бүләкләде.

Тимур Нагуманов Татарстан нефтенең 70 еллыгы исемендәге 25 нче урта гомуми белем бирү мәктәбен дә игътибарсыз калдырмады. Мәктәп линейкасы Татарстан республикасы балалар һәм яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов катнашында узды. "Мәктәпкә әзерлек-ул аерым хезмәт", - дип мөрәҗәгать итте ул ата-аналарга. "Кадерле укытучылар, һичшиксез, сезгә аерым рәхмәт. Бу-сәләт дигән сүз. Укытучы һөнәре-ул югарыдан. Балаларга көн саен белем бирүегез өчен рәхмәт белдерәбез. Алар уңышка ирешсен өчен барысын да эшлисез", — диде Дамир Фәттахов.

Линейкада район башлыгы Тимур Нагуманов өстәмә белем бирү педагогы Маргарита Юртованы Мәгарифтәге казанышлары өчен күкрәк билгесе, география укытучысы Әлфия Бегишеваны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Марина Ишлакованы, биология укытучысы Гөлнара Әсәдуллинаны Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләде.

 

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса