Реклама
Мәгариф
Әлмәт районында БДИны 100 баллга 12 укучы тапшырган
Районда медалистлар саны 145не тәшкил итә.
Әлмәт районында 2021 елда-145 медалист, ә йөз балл җыючылар – 12. Бу хакта инстаграмда турыдан-туры эфир вакытында Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр итте.
"Чынлыкта бу бик яхшы нәтиҗә. Йөз балл җыючылар буенча без узган чорларда үзебезне дә узып киттек. Һәм, чыннан да, монда безнең укытучыларыбызның өлеше бик зур. Балалар үзләре дә тырышкан", - дип сөйләде ул.
Нагуманов барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына да үзләре сайлаган уку йортларына укырга керүләрен теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа