Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Мәгариф

"Татнефть" компаниясе Әлмәтнең 6 нчы урта мәктәбенә яңа остаханә бинасын бүләк итте

Бина 60 ел ремонтланмаган, тикшерү белән килгән күп кенә ведомство хезмәтләре аның авария хәлендә булуын һәм уку эшчәнлеге иминлеге таләпләренә туры килмәвен таныган.

"Шул ук урында булган элеккеге бина озак еллар дәвамында файдаланылмаган һәм суд карары буенча ябылган", - дип яза "Нефтяные вести"  газетасы.

Мәктәп җитәкчелеге нефтьчеләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән.

"Татнефть" компаниясе һәм Н. Магановның шәхси инициативасы белән безнең хәзер заманча стандартларга һәм уку программаларына туры килә торган бина, СУ‑2 микрорайонындагы кечкенә техник иҗат йорты бар", – диде 6 нчы мәктәп директоры Анжела Шәрипова.

Эшләр узган елның августында башланган. Башта иске остаханәләрне сүткәннәр. Алар урынында «КамСтрой» подрядчы оешмасы хезмәткәрләре заманча бина төзегәннәр.

Реклама

"Яңа остаханәләрдә барлык кирәкле системаларгамәлгә кертелгән, - дип сөйли «Татнефть»нең капиталь төзелеш һәм капиталь ремонт үзәгенең җитештерү булмаган төзелеш бүлеге әйдәп баручы инженеры Сергей Храмушин. "Бу-яңа электр линиясе белән тәэмин итү, яктырту, тышкы һәм эчке су белән тәэмин итү һәм канализация челтәрләре, җылылык челтәрләре, вентиляция һәм кондиционерлау, сакчылык-янгын сигнализациясе, керү белән идарә итү системасы, видеокүзәтү, интернет һәм мәктәп кыңгыравы".

План буенча яңа иркен остаханәләрдә кызлар өчен (кухня), малайлар өчен (столяр станоклар) хезмәт, теоретик һәм гамәли дәресләр өчен класслар, тегү цехы, хореография залы, изостудия, гардероб, аерым санузеллар һәм киенү-чишенү бүлмәләре, электрощит һәм сервер бүлмәләре каралган. Якын-тирә территория дә төзекләндерелгән.

Рәсми ведомстволардан бинаны файдалануга тапшыруга рөхсәт алынган. Мәктәп җитәкчелеге укучылар остаханәләрдә яңа уку елы башлану белән укый башлар дип өметләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса