Реклама
Мәгариф
Белемнәрне сынар чак җитте
Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен кызу чор. Мәктәпләрдә имтиханнар башланды.
Татарстан буенча бердәм дәүләт имтиханнарын барлыгы 16 509 унберенче сыйныф укучысы, төп дәүләт имтиханын 36 532 тугызынчы сыйныф укучысы тапшыра.
Әлмәт муниципаль районы мәгариф идарәсе бердәм дәүләт имтиханнарын (БДИ) бирүгә барлыгы 1132 чыгарылыш укучысы теркәлүен хәбәр итте. Шуларның 953е - агымдагы ел чыгарылышыныкылар. 9 нчы сыйныфтан соң төп дәүләт имтиханнарын бирүгә 2142 кеше теркәлгән. Аларның 35е дәүләт чыгарылыш имтиханын тапшырачак. БДИ бирү 31 майдан алып 25 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Резерв көннәр – 28, 29 июнь һәм 1 июль. Өстәмә вакыт 12 июльдән 17 июльгә кадәр билгеләнгән. Төп дәүләт имтиханнары исә 24 майдан алып 28 майга кадәр узачак.
Шуны да ассызыклап узарга кирәк, аттестат алу өчен быелгы 9 нчы сыйныф чыгарылышы укучыларына ике мөһим имтиханны бирү дә җитә. Беренчесе – рус теленнән. Ул 24-25 май көннәрендә үткәреләчәк. Математикадан -27-28 майда булачак. Аттестация имтихан үткәрү буенча биш пунктта уза. Өстәмә фәннәрне тапшырырга кирәк түгел. Моның урынына укучылар сайлаган фәннәр буенча контроль эш башкаралар. Аның билгесе журналга төшерелә, төзәтергә ярамый. Ул тугызынчы сыйныфтан соң китүчеләр өчен аерым роль уйнамый. Унынчы сыйныфка укырга керергә теләүчеләргә уңай билге баллар өстәргә мөмкин.
Әлмәттә 78 унберенче сыйныф укучысы вузларга укырга керергә җыенмый. Алар рус теле (25 май) һәм математика (28 май) буенча дәүләт чыгарылыш имтиханын тапшырырга хокуклы. Белемнәрне тикшерү өченче мәктәп базасында узачак. Калган чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ тапшыра. Югары уку йортларына керергә теләүчеләргә өстәмә фәннәр тапшырырга кирәк. Әгәр укучы имтиханны үтә алмаса һәм «икеле» алса, аның яңадан тапшыру мөмкинлеге булачак. Әгәр бала авырып китеп, имтиханга килә алмый икән, ул моны резерв көннәрендә эшли ала.
Укучыларны, узган елдагы кебек, шахмат тәртибендә утыртачаклар. Бер парта артында бары тик бер чыгарылыш сыйныф укучысы гына утырачак. Барлык оештыручылар битлек һәм перчаткаларда булачаклар. Бинага кергәндә балаларның тән температурасын үлчәячәкләр. Әгәр ул югарырак икән, БДИны оештыручылар «ашыгыч ярдәм» чакыртып, бу хакта ата-аналарга хәбәр итәчәк.
Резеда Исмәгыйлева әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа