Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Балаларның каникуллары имин үтсен

Мәктәпләрдә уку елы тәмамланып килә. Көтеп алынган җәйге каникуллар башланырга санаулы көннәр генә калды.

Йөзәрләгән бала, елдагыча, ял һәм сәламәтләндерү лагерьларына яңа дуслар табарга, яңа шөгыльләр өйрәнергә юл алачак.

Узган елгы пандемия чорында балаларның күпчелеге ял сәфәренә чыга алмады. Гомумән, ил буенча булган лагерьларның бик азы гына эшләде. Саннар белән әйткәндә, 95 процент бала җәйге чорны өйләрендә, авылда яки дачада үткәрде, күпчелеге исә каникулларын ишегалдында уйнап уздырды.

Таҗлы вирус әле дә бар – ул беркая да китмәде. Ләкин, шуңа да карамастан, тормыш дәвам итә. Балаларның быелгы җәйге яллары күпкә кызыграк булырга охшаган. Иң күңелле яңалык – 2021 елдан балаларга илнең теләсә кайсы курортында ял итә алу мөмкинлеге булгандыр, мөгаен. ТР Яшьләр эшләре министрлыгы хәбәр иткәнчә, быелгы сезонда лагерьларда 183 меңнән артык укучы һәм студент ял итәчәк. Катлаулы тормыш шартларында калган 10,8 мең бала түләүсез юллама белән тәэмин ителәчәк. Аларның күпчелеге Краснодарга, Кырым һәм Марий Эл якларындагы сәламәтләндерү лагерьларына юл тотачак. Төрле олимпиадаларда, иҗади бәйгеләрдә һәм спорт ярышларында җиңү яулаган һәм призер булган 21 меңләп укучы Кара диңгез ярларында һәм «Сәләт»нең профильле сменаларында ял итәчәк. Быел 17 меңләп студент хезмәт һәм ял лагерьларында сихәтләнергә уйлый.

2019-2025 елларга каралган балаларның һәм яшьләрнең ялын оештыру программасы Әлмәт җирлегендәге 6210 кешене җәлеп итү мөмкинлеген бирә. Республика бюджетыннан җәйге ялларны оештыруга 32 886 000 сум күләмендә субсидия дә бүлеп бирелә. Җирле бюджеттан каралган акчалар 332 200 сум тәшкил итә. Әлмәт муниципаль районы балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе хәбәр иткәнчә, район территориясендә «Татнефть» нең «Юность» һәм «Солнечный» лагерьлары эшләячәк, «Зәңгәр күл» санаторий- профилакторие дә балаларга хезмәт күрсәтәчәк. Ә менә «Березка» муниципаль лагере әлегә эшләми.

Бюджет өлкәсендә хезмәт куючыларның балалары өчен «Татнефть» компаниясе «Факел», «Юность», «Солнечный» лагерьларына 56 юллама бүлеп биргән. Юлламаларның бәясен арзанайту максатында «Татнефть» Әлмәт районына 441100 сум күләмендә хәйрия ярдәме күрсәтә. Балаларның күпчелеге «Саулык» сәламәтлек комплексында ял итәчәк. Ул Кама елгасы буенда урнашкан. Биредә 4 профильле смена эшләячәк. «Саулык» территориясендә палаткалы лагерьлар да булачагы билгеле.

7 июньнән башлап 5 июльгә кадәр 28 мәктәп яны лагере эшләячәк. Биредә 2500 укучы ял итә алачак. Сменаның озынлыгы - 21 көн. 7 июньнән алып 2 июльгә кадәр 25 хезмәт һәм ял лагерын оештыру да планлаштырылган. Биредә 900 ләп укучы ял итәчәк. Смена– 18 көн. Мәктәп яны лагерьларына иң беренче чиратта физик мөмкинлекләре чикләнгән, аз тәэмин ителгән гаиләләләрдән булган балалар җәлеп ителә. Биредә балаларның ялын күңелле һәм мавыктыргыч итеп оештыру өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылачак, санитар-эпидемиологик чаралар төгәл үтәләчәк, дип ышандырды районның мәгариф идарәсе җитәкчесе.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса