Реклама
Мәгариф
Әлмәттә татар теле укытучылары өчен семинар узды
Семинарда шагыйрә Гүзәлия Гәлләмова белән дә очрашу булган.
29 апрель көнне Әлмәтнең 5 нче гимназия базасында "Белем бирүнең сыйфатын күтәрү факторы буларак туган тел һәм әдәбият укытучыларының инновацион эшчәнлеге" темасына туган тел укытучыларының семинары узды.
Семинарда мастер-класслар, түгәрәк өстәл артында дебат, эш тәҗрибәсе белән чыгыш ясау, шулай ук шагыйрә Гүзәлия Галләмова белән очрашу кичәсе булды. Барлык мастер-класслар да инновацион технологияләр кулланып төзелгән.
Ә чарада укучылар һәм семинар кунаклары шагыйрә һәм аның иҗаты белән якыннан таныштылар, Гүзәлия Галләмова һәм Габдулла Тукай шигырьләрен укыдылар. Семинар уңышлы һәм нәтиҗәле узды, дип хәбәр итә 5 нче гимназия хезмәткәрләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа