Тәрбиячеләр өчен республика тарихы белән бәйле төрле темаларга дидактик һәм мәгълүмати материал күргәзмәсе оештырылды.
Әлмәттә 29 нчы «Лукоморье» балалар бакчасы базасында туган телләр һәм милләтләр бердәмлеге елына багышланган региональ семинар-практикум узды.
Бәйрәм “Татарстан – туган ягым” флешмобыннан башланды. Флешмоб татар бию элементлары белән булды, анда балалар Татарстан дәүләт флагы төсләрен символлаштыручы футболкалардан чыгыш ясады.
Педагоглар төрле мастер–класслар һәм тәрбиячеләр белән квест-уеннар үткәрделәр, шул рәвешле үз тәҗрибәсен яшь коллегалары белән уртаклаштылар.
«Минем Татарстан» дигән темага әзерлек төркемендә ачык белем бирү эшчәнлеген күрсәтү үткәрелде.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте