Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әлмәт укучылары парламент дәресендә үзләрен кызыксындырган сорауларны район башлыгына бирделәр

Парламент дәресе Татарстан республикасы Дәүләт Советы, Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм мәгарифне үстерү институтының уртак проекты, республикада 2009 елдан бирле уңышлы тормышка ашырыла.

24 февральдә Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов 25 нче мәктәптә узган парламент дәресендә катнашты.

 

Парламент дәресе республикада игълан ителгән Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышланган иде.

 

10А сыйныф укучыларының тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Марина Кашлакова белән кызыклы дискуссиясендә Татарстанның күпмилләтле булуы, халыкларның телләренә һәм мәдәниятенә хөрмәт белән караулары турында сүз барды.

 

Дәрестә балаларның Татарстан республикасы Конституциясе тексты белән эшләвенә аерым игътибар бирелде. Укытучы биргән бирем барышында балалар күп милләтле дәүләттә гражданнар мөнәсәбәтләрен җайга салуга юнәлтелгән статьяларны мөстәкыйль билгеләделәр һәм аларның эчтәлеген аерым төркемнәр буенча кечкенә генә презентациядә бәян иттеләр.

 

Район башлыгы укучыларга һәм укытучыга эчтәлекле дәрес өчен рәхмәт белдерде, укытучының югары профессиональлеген билгеләп үтте.

 

Парламент дәресенең дәвамы район башлыгының өлкән сыйныф укучылары белән турыдан-туры аралашуы булды. Әңгәмә барышында балалар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, киләчәккә планнар белән уртаклаштылар.

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса