“Куркынычсыз тәгәрмәч”: 39 нчы бәйге җиңүчеләре - Әлмәттә
3 декабрьдә Әлмәттә яшь инспекторлар хәрәкәтенең “Куркынычсыз тәгәрмәч-2020” Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде.
Бәйге Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ярдәме белән берлектә үткәрелә. “Куркынычсыз тәгәрмәч-2020” бәйгесенең 39 нчысы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган.
Бәйгенең муниципаль этабы 18 сентябрьдә узган иде. Анда шәһәр һәм районның белем бирү учреждениеләреннән 16 команда катнашкан. Зона һәм республика этапларында катнашу мөмкинлеген Миңлебай мәктәбенең һәм Әлмәт балалар-үсмерләр иҗаты үзәгенең юл хәрәкәте яшь инспекторлары яулаган.
Яшь инспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү буенча ярышканнар, автошәһәрчектә велосипедта йөрү күнекмәләрен күрсәтеп, юлда куркынычсызлык кагыйдәләрен белүгә теоретик имтихан тапшырганнар.
Төрле муниципаль берәмлекләрдән катнашкан 9 команда арасыннан шәхси һәм команда ярышлары нәтиҗәләре буенча Әлмәт балалар-үсмерләр иҗаты үзәге яшь инспекторлары 2 нче урынны яулаган.
Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia