Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

“Үзгәреш җиле” татар җыры фестивале җырлары социаль челтәрләргә урнаштырылды

Шушы көннәрдә uzgareshzhile.ru адресы белән фестивальнең рәсми сайты да эшли башлаячак.

Социаль челтәрләрдә видео форматта “Үзгәреш җиле” татар җыры фестиваленең беренче сезоны концерты барлыкка килде. Җырлар аудиоязмалар буларак та урнаштырылган.

Шушы көннәрдә икенче сезон җырлары да урнаштырылачак дип вәгъдә итә “Үзгәреш җиле” татар җыры фестиваленең матбугат үзәге җитәкчесе Елена Остроумова.

Социаль челтәрләрдә фестивальнең йөзе булып Татарстанның атказанган артистлары Алинә Шәрипҗанова һәм Айдар Сөләйманов сайланган. Моны оештыручылар җырчыларның өч сезонда да катнашуы һәм мактаулы исемнәре булулары белән аңлата.

Атна башыннан uzgareshzhile.ru адресы белән фестивальнең рәсми сайты да эшли башлаячак. “Әлегә ул рус телендә ачыла. Әмма татарча версиясе буенча да эш бара”, - ди Елена Остроумова.

Бөтен җирдә дә фестивальнең исеме татарча күрсәтелгән, чөнки товар билгесе татарча исемгә алынган.

30 ноябрь һәм 1 декабрь көннәрендә “Үзгәреш җиле” татар җыры фестиваленең өченче концерты үтә.

 

Фото: Салават Камалетдинов/архив

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса