Үзеңне күрәсең килсә, театрга бар
"Әлмәт матур шәһәр, әмма зур түгел. Зур булмаса да, бездә театр бар. Һәм ул һәрвакыт эзләнүдә" - юбилей сезонының беренче премьерасын театр директоры Фәридә Исмәгыйлева шулай тәкъдим итте.
Провинциаль театр булуга карамастан "мөгез" ("яңалыкка омтылган" дип аңларга кирәк.Л.М.) чыгарырга яраткан сәнгатькәрләрнең чираттагы экспериментына тамашачыны шулай әзерләве булды, күрәсең.
- Бүгенге көндә театрлар драматургиягә кытлык кичерә. Классикларны куябыз. Ә менә 60 елларда язылган әсәрләр заманага ярашлы түгел, - дип дәвам итте кереш сүзен директор. - Ә бит театр гына түгел, тамашачы да эзләнә.
"Язылмаган язмышлар" - әдипләр тарафыннан иҗат ителгән әсәр түгел. Театраллар теле белән әйткәндә вербатим, ягъни документаль театр. Сәхнәдә - замандашларыбызның үз авызыннан чыккан гыйбрәтле язмышлар. Сәгать тә 20 минутлык тамашада алты актриса алты хатын-кыз язмышы турында сөйли.
- Бу - бәхет, мәхәббәт турында бәян, - дип искәрттеләр безне тамаша башында.
Хәер, мондый аңлатма булмаса да, спектакльнең танго музыкасы белән башлануы ук аның гыйшык, шашкын дәрт турында булуына, героинялар тормышындагы вакыйгаларның танго биюе кебек үк әле салмак, тигез, һич көтмәгәндә кызу "атлаячагына", кискен борылыш алачагына ишарә иде. Актрисаларның һәммәсе дә сөеп-сөелеп яшәргә омтылган, ләкин хыянәт, яла, җәберләү кебек хисләр белән сыналган, әмма сынмаган гыйбрәтле язмышларны үз иңнәренә "салып" карады. Аларның беренчесе матур һәм бай ир белән яшәп, мәхәббәт тапмаган ханымны, икенчесе авылдашлары яласы белән гыйшкыннан аерылган һәм гомерлеккә ялгыз калган хатынны, өченчесе бик яшьли мәсхәрәләнеп, авыр сүз күтәргән, шул кимсетүләргә дә карамастан "башкалар кебек үк ак туй күлмәге киеп кияүгә чыгу" бәхете тәтегән шәһәрдәшебезне уйнады. Дүртенчесе, бишенчесе, алтынчысы бәлки урамда, транспортта, тукталышта янәшә торган, ихтимал күршебездә яшәгән, күргәннәренә ис-акыл китәрлек якташларыбыз кичерешләрен бәян итте. Тамашачы буларак миңа тәүфыйк теләп үстергән баласыннан җәберләнгән, шул мәсхәрәгә түзә алмыйча үзенә кул салырга уйлаган, әмма урын өстендәге әнисе турында уйлап, улын утырткан һәм бүген аның төрмәдән чыгасын шомланып көткән ханым (Татарстанның атказанган артисты Дилбәр Әбүнәгыймова уйный) тарихы тетрәндерде. Мин хәтта аның киләчәк язмышы өчен куркуга ук калдым. Я Аллам, мондый язмыштан үзең сакла. Балама, үземә, якыннарыма, һәммәбезгә хәерле гомерләр насыйп ит! Спектакльне караган башкалар да шундый уйлар белән киткәндер. Һәрхәлдә, театр директорының "Мондый тамаша кирәкме", - дигән соравына "Вербатим "яшәргә" хаклы", - диделәр.
XX-XXI гасыр чикләрендә популярлашкан документаль театрны Әлмәттә сынау идеясен Нәфисә Исмәгыйлова тәкъдим итә. Жанрны гамәлгә ашыручы да ул. Нәфисә Әлмәт театрында моңарчы Кәрим Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар", Олег Богаевның "Ышаныч", Илгиз Зәйнинең "Балакаем" әсәрләрен, "Карачкы" әкиятен сәхнәләштергән иде инде. Башкалада режиссер һөнәрен үзләштергән актриса хезмәттәшләре белән шулай әледән-әле осталыгын яңа формаларда чарлый.
Тамашадан күңелдә кечкенә генә "китек" калды. Теле колакка ятышсыз. Кабатлаулар күп, русча сүзләр еш яңгырый. Әйе,соңгысы классикларда да очрый. Ләкин алар ялыктырмый.
- Замандашлар теле, бу - чынбарлык, - дип акланучылар булыр. Я, җәмәгать, документаль булса да, бу бит театр! Социаль, әмма сәнгать!
Ләйләгөл МИНАЕВА
P.S. "Язылмаган язмышлар" ноябрь ае репертуарына кертелгән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа