Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Яшьләрнең Хәния Фәрхидән нигә аерыласы килми?

Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи турында матбугат битләрендә йөзләгән мәкаләләр чыкса да, аның белән аралашкан саен үзем өчен гаҗәеп сыйфатларын ача барам.

Зур дәрәҗәләргә ирешкән яраткан артистыбыз Хәния Фәрхи - һәрвакыт гади, ихлас, эчкерсез һәм бик тә нечкә күңелле шәхес. Бу юлы хәлләрен белешеп шалтыратканда, җырчы студиядә яңа җыр яздыру өстендә эшли иде.


- 1974 елда Ринат Мөслимовның "Әниемә" исемле җырына композитор Рим Хәсәнов көй иҗат иткән булган. Хәйран еллар элек язылганга күрә, ноталары да саргаеп беткән. Тик нигәдер бу җырны беркем дә башкармаган. Ә мин җырга аранжировка ясатырга булдым.


- Төркемегездә эшләүче яшьләрнең сездән аерылып китәсе килми. Шулкадәр яраталар үзегезне.


- Бүгенге көндә алты солистым бар. Алданрак килгән Фәннүр исемле егет әле дә үземдә. Аерылып чыгарга, үз карьерасын ясарга тәкъдим итеп карыйм, теләми. Быел төркемгә Марат Кәбиров килде. Әлбәттә, алар биредә эшләп күп нәрсәгә өйрәнә, тәҗрибә туплый. Минем белән Россияне бер урап узсалар да, аларны инде таный башлыйлар.


- Россия дигәннән, ил буйлап гастрольләрегез тәмамландымы әле?


- Күп шәһәрләрне йөреп чыктык, әмма барасы җирләр калды әле. 21, 22 һәм 24 февральдә Казанда концертларыбыз узачак. Программаны популяр җыр исеме белән "Син дөньяда яши дисәләр..." дип атадык. Ел да тамашага яңалык кертергә тырышабыз.


- Кияүгә чыгып Уфага күченеп киткән төпчек кызыгыз Алсуның Казанга кайтканы бармы?


- Әле күптән түгел генә кайтып китте. Казанда апасы тәмамлаган югары уку йортында читтән торып белем ала. Уку чоры җиткәнен зарыгып көтеп алам, бик сагынам. Уфада исә юрист һөнәренә укый.


- Хәния апа, быел "Балалы солянка"да оныгыгыз Әминә белән чыгыш ясадыгыз. Алия белән җырларга теләгегез юкмы?


- Әминәбез - биюче, "Дорога из города" бию төркеменә йөри. Җитәкчеләренә рәхмәт, 18 баланы зур сәхнәгә чыгарды, уңышлы чыгыш ясадылар. Концертта җырлаучыларның күбесенең балалары кечкенә булгач, мин дә кечкенә балам - оныгым белән чыктым. Соңыннан гына Алия белән җырлыйсы калган икән, дип уйладым. Алия җырчы булмаса да, тавышы матур. Киләсе концертларда икәү җырларбыз әле, Алла теләсә.

Эльвира ШАКИРОВА

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса