Яшьләр мәйдан тотты
Мәдәният идарәсендә меңнән артык кеше хезмәт куя. Араларында әлеге өлкәне үз итеп, талантларын һәм тырышлыкларын туплап, үзләрен халыкка хезмәт итүгә багышлаучы яшьләр дә аз түгел.
Шимбә көнне район тарихында беренче тапкыр буларак яшь хезмәткәрләрнең слеты оештырылды.
Бу көнне слет уздыру өчен билгеләнгән Түбән Мактаманың Сабантуй комплексы иҗат мәйданына әверелде. Район һәм шәһәрдәге һәрбер мәдәният учагының активлыгы сизелә. Хәер, әлмәтлеләр бу яктан да горурлана ала - нефтьчеләр башкаласы мәдәни тормыш белән кайнап яши. Шөкер, башка төбәкләрдән ким түгелбез, хәтта артыграк та әле. Бу хакта слетта катнашучыларны сәламләү чыгышында республиканың мәдәният министры Айрат Сибагатуллин да билгеләп үтте.
- Яшьләрнең гадәти булмаган карарлар тәкъдим итүе, киләчәкне күзаллый белүе заманча мәдәният төзергә ярдәм итә. Өстәвенә Әлмәт төбәге бай мәдәни тормыш тарихына ия, - дип искәртте ул. - Бөек татар шагыйре Дәрмәнд, галим, язучы Ризаэддин Фәхреддин шушы яктан. Композиторлары, шагыйрьләре, җырчылары белән дә данлы Әлмәт.
Бүген районның мәдәният өлкәсендә 170 тән артык яшь хезмәткәр эшли. Министр аларны яңа эш алымнары эшкәртүдә һәм кертүдә җитди мәсьәләләрне чишү өчен куәтле кадрлар потенциалы дип ассызыклады. Төбәгебездә тәүге тапкыр оештырылган слет Айрат Сибагатуллинның күңеленә хуш килде һәм ул аның дәвамлы булуын теләде.
Яшьләр адресына шушындый ук җылы сүзләрне район башлыгы вазифаларын башкаручы Наҗия Хәйдәрова, профсоюзларның координация советы рәисе Марсель Бикморатов та җиткерде. Әлмәт торба заводы яшьләре лидеры Рамил Закиров чордашларын һәрбер юнәлештә бергә булырга, хезмәттәшлек итәргә чакырды.
Теләкләр белән бергә бүләкләр дә мулдан булды чарада. Мәдәният хезмәткәрләре һәм шәһәр-районда узучы чараларда актив катнашкан җырчы-биючеләргә район башкарма комитеты һәм Советының Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Иҗат мәйданы яшьләрне дә, бирегә килгән остазларны да бик тиз үз эченә алды. Танышу өчен тренинг үткәрелүгә слетта катнашучылар өч командага бүленде. Командалар алдына шушында ук иҗади проектлар эшләү бурычы куелды. Аларга ярдәмгә "Президент белән бергә", "Спорт", "Музей", "Әдәбият", "Картиналар галереясы", "Кул эше", "Милли аш-су", "Үләнле чәй", "Милли хореография", "Театр", "Вокаль", "Халык уен кораллары" мәйданчыклары ярдәмгә килде. Шунысын әйтергә кирәк, командаларның өчесе дә үз проектларын бик яхшы яклый алды, чыгышлары да югары дәрәҗәдә булды. "Яулык бәйрәме" проекты күпчелек тавыш белән беренче урынга чыкты.
Түбән Мактама өстендә бу көнне бик озак күңелле авазлар яңгырап торды. Шәһәр һәм районның иҗат коллективлары катнашындагы концерт программасы, һәрвакыттагыча, бәйрәмнең йөзек кашы булды. Мактанырлыгыбыз бар - Әлмәткә ел саен төрле төбәкләрдә Сабантуй оештыруны һәм уздыруны ышанып тапшыралар. Быел хәтта Берлинны яулап кайттык.
Районда барлыгы 136 мәдәният һәм сәнгать учреждениесе эшли. Аларда ел саен күркәм үзгәрешләр булып тора. Агымдагы елда, мисал өчен, Кәләй авылында клуб төзелде, Кама-Исмәгыйль, Тайсуган Мәдәният йортлары 200 әр данә кәнәфи белән тәэмин ителде. Соңгысына капиталь ремонт уздырылды. Киләсе елда шушындый ук эш Клементейкино Мәдәният йортында да башкарылачак. Республикадан тыш, "Татнефть" компаниясе дә мәдәният өлкәсенә саллы ярдәм күрсәтә. Теләктәшлек булгач, уңышлар да озак көттерми, яшьләр дә килә.
Әзерләде Ирина Апачаева
Фото мәдәният идарәсеннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia