Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Якташлары Бари Йосыповны зурлады [+ФОТОЛАР]

Без каһарман якташларыбыз белән горурланабыз һәм аларны онытмыйбыз. Батырлыкларын буыннан-буынга сөйләү, исемнәрен мәңгеләштерү буенча эш дәвам итә. Бөек Ватан сугышы герое Бари Йосыпов турында татарча да китап дөнья күрде һәм «Иске Әлмәт» Мәдәният йортында аны тәкъдирләү булды.

Данлыклы катюшаларның беренче командиры булган гвардия полковнигы Бари Абдулла улы Йосыпов турындагы китап 1965 елда рус телендә нәшер ителгән булган. Константин Алтайскийның батыр якташыбызга багышланган «Подвиг» исемле әсәрен бүген китапханәләрдән табу мөмкин түгел. Китап берничә данәдә генә сакланган. «Татнефть» ААҖ һәм шәхсән аның генераль директоры Наил Маганов ярдәме белән китап өр-яңадан басылып чыкты. Һәм рус телендә генә түгел, татарча да. Бу Әлмәт халкы өчен дә, әдипләр, хәрбиләр - һәммәбез өчен дә зур бүләк булды. Китапны татарчага халык язучысы Фоат Садриев тәрҗемә иткән. Тәкъдирләү кичәсенә ул да килгән иде. Фоат ага китап өстендә эшләү дәверендә үзе өчен күп мәгълүматлар, ЗУР кеше ачуын искәртте. «Бернинди белеме булмаган, үзенең ихтыяр көче, омтылышы белән шушындый дәрәҗәгә ирешкән гади авыл малае - Ватанны ярату үрнәге. Бу китап барлык милләт вәкилләре арасында таратылырга тиеш», - диде ул.

Яшьли әтисез калса да, авырлыкларга бирешмичә 1930 елда ук Ленинград хәрби-техник академиясенә укырга кергән Бари сугышка кадәр полк командиры итеп билгеләнә. Бөек Ватан сугышы чорында аңа катюшалар белән идарә итүне ышанып тапшыралар. Әлмәт егете Бари Йосыповның исемен ул чакта белмәгән кеше калмагандыр. Хәтта гитлерчыларның да катюшалар дивизионы телгә алыну белән коты оча.
Әлмәт дәүләт драма театры артистлары тәкъдирләү барышында сәхнәдән дүрт тапкыр үлемнән калып, биш тормыш яшәгән шәхеснең тормыш юлын һәм батырлыгын әдәби композицияләр белән шулкадәр тәэсирләндергеч итеп сурәтләделәр.


- Бари Йосыповның тормышы - безгә һәм яшь буынга үрнәк. Аның батырлыгы онытылырга тиеш түгел. Әлеге китаплар бу эштә ярдәм итәр. Без аларны мәктәпләргә дә таратачакбыз, - диде «Татнефть» ААҖ генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев.
Җиңү җиңел бирелмәде. Аны һәр ветеран, тыл хезмәтчәне, шул чор кешесе яхшы белә. Җиңү, иркен, якты тормыш бүләк иткән каһарманнарны безнең онытырга хакыбыз юк.
- Бари Йосыпов кебек геройлар булганга без бүген Җиңү турында сөйли алабыз, - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова да. - Сугыш турында заманында китаплар күп язылса да, яшьләр өчен алар җитәрлек түгел әле. "Подвиг" китабының яңадан ике телдә дә нәшер ителүе зур әһәмияткә ия. Ул безгә тормышның кадерен, тынычлыкның ни дәрәҗәдә кирәклеген тагын бер кат аңларга ярдәм итә. Нефтьчеләргә зур рәхмәт. Без янәшәбездә алар булганга тарихыбызны барлый, гореф-гадәтләребезне саклый, халык хәтерендә сугышның яңа битләрен ача алабыз.
Шушындый кирәкле һәм зур эшкә алынулары өчен "Татнефть" компаниясенә, китап чыгаруга өлеш керткән һәркемгә рәхмәт сүзләрен Татарстан Язучылар берлеге дә, Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты да, "Батырлык" тарих клубы әгъзалары да җиткерде.

Мәдәният йорты каршында тезелеп киткән хәрби техника, кунакларны хәрби киемдәге кызлар-егетләрнең каршы алып-озатулары, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев һәм халык артисткасы Римма Ибраһимова башкаруындагы җырлар, Владимир Еремеевның аккордеонында өздереп уйнавы һәм, әлбәттә инде, әле табадан гына төшкән өр-яңа китаплар әлмәтлеләргә көтелмәгән искиткеч бүләк булды. Тиздән бәлки Бари Йосыповның музее да ачылыр, иншалла. «Батырлык» клубы әгъзалары калабызда каһарман шәхеснең музеен ачу инициативасы белән дә йөри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса