Реклама
Авылның "Илһам" халык театры "Идел-йорт" фестивалендә катнашып финалга узган. Көзен алар башкалабыз Казанны яуларга җыена.
Нәдердә театр җанлы кешеләр яши. Шунлыктан биредә эшләп килүче халык театрында артист халкына кытлык юк. Үз тамашачысын сөендерүдән тыш коллектив фестивальләрдә катнашырга да вакыт таба. Быел труппа Владимир Гуркин пьесасы буенча куелган "Әйбәт кешеләр"спектакле белән "Идел-йорт" фестивалендә кабат чыгыш ясаган иде.
"Әйбәт кешеләр" - тәрҗемә әсәр. Бу эшкә спектакльнең режиссеры - Татарстанның атказанган артисты Фикрәт Сибгатуллин үзе алынган.
- Бу спектакльне Әлмәт драма театрында эшләгән чорда "Кече шәһәрләр театрлары фестивале"ндә күреп ошаткан идем. Сюжеты гади, аңлаешлы, иң мөһиме, сугыш чорын үткән кешегә дә, аларның оныкларына да үзәк өзелер дәрәҗәдә таныш. Бөек җиңүгә 70 ел тулган дәвердә актуаль тема, шуңа да теләп алындым, - ди ул.
Режиссер сүзләренчә тәрҗемә эшенә ике атна, спектакльне куюга ике ай вакыт кирәк булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Әлмәт районы
18+