Яңа Кәшер халкы бу көнне озак көтте
Көткән - морадына ирешкән. Яңакәшерлеләрнең хыялы тормышка ашты.
Ниһаять, яңа Мәдәният йорты ишекләрен ачты. Федераль программа буенча төзелгән мәдәни үзәк 300 урынлык. Кичә биредә зур бәйрәм булды - төрле күргәзмәләр оештырылган иде, җыр-бию бик озак тынмады. Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Айрат Хәйруллин да килгән иде. Ул иҗат коллективларына бүләкләр дә тапшырды. Республика һәм федераль программа буенча төзелгән алтынчы клуб булды бу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа