Вячеслав Муравцев: “Өйләрдә “тартма” булганда без кирәк әле!”
Бүгенге көн календарьда Бөтендөнья телевидение көне буларак билгеләнгән.
Беренче телевизион форум узган 21 ноябрьне Берләшкән Милләтләр Оешмасы 15 ел элек шулай тарихка кертә. Бу көнне төрле дәүләтләр социаль-икътисади үсеш, мәдәни багланышлар һәм куркынычсызлык проблемаларына багышланган телевизион программалары белән уртаклашырга тиешле. Казан очкычы белән булган фаҗига әлеге бәйләнешнең булуын ачык күрсәтте дә. Дөньяда билгеле NBC, BBC кебек компанияләр, федераль телеканаллар, төбәк телевидение үзәкләре, шул исәптән Әлмәтнең "Луч" телекомпаниясе дә мәгълүмат алмашу, вакыйганы тирәнтен яктырту белән мәшгуль булды.
Берәгәйле беренче
"Луч" - Әлмәттәге беренче телекомпания. Аның яңа җитәкчесе Вячеслав Муравцев сүзләренчә, ул бүгенге көндә "минем кече Ватаным" төшенчәсен тулыландыручы ролендә. Ягъни җирлектән беразга югалып торганнар кайтып телевидение тапшыруларын карауга бөтен вакыйгалардан хәбәрдар булырга тиеш. Моны гамәлгә ашыру юллары шактый саллы: көнлек трансляция 3 сәгатьтән артмаса да шәһәр һәм райондагы вәзгыятьне тулы тасвирлау өчен яңалыклар, мәдәни, дини тормышны яктырткан, яшьләр, спорт, нефть темасына багышланган тапшырулар әзерләнә. Яңа җитәкченең бер хыялы - ул да булса балалар өчен тапшыру әзерләү. Бу хакта Вячеслав Муравцев телевидение көне уңаеннан узган әңгәмәдә әйтте.
- Элегрәк балалар өчен "Афоня" дип аталган тапшыру чыга иде. Кайбер шартларның үзгәрүе сәбәпле, аңа өстәп финансларның җитәрлек булмавы нәтиҗәсендә ябарга туры килде. Хәзер дә яңартырга мөмкинлекләр юк, - дип авыр сулый директор. - Ләкин без нәниләрне игътибардан калдырмаска тырышабыз. Яңалыклар программасында балалар бакчалары булсынмы ул, мәктәп тормышымы даими чагылыш тапмый калмый.
Үзе турында
Телевидениедә яңа кеше түгел икән директор. 1992 елда "Луч" эфир дулкыннарында беренче адымнарын гына ясаган вакытта, әле музыкаль котлаулар тапшыруыннан гайре программа чыгармаган мәлләрендә килеп кушыла ул коллективка.
- Нефтьчеләр ярдәме белән кайтарылган бер өем аппаратура, җиһазлары бар, тик ничек эшкә җигәргә белмиләр. Ә мин техникага мөкиббән кеше. Шул вакытта яңалыклар монтажлауны да көйләп җибәрдек, - дип искә ала беренче көннәрен җитәкче.
Соңыннан 3 елга туган каласы Бөгелмәгә кайтып, андагы телевидениедә эшләп ала. Контракт вакыты чыгу белән кабат Әлмәткә ашыга. Үсеш мөмкинлеге тарта аны монда.
Казаныштан - яңалыкка
- Биредә башкалар белән чагыштырганда техника яңарып тора иде. Шуның аркасында бит без туры эфирлар уздыра башладык. Шушы вакыт эчендә 13 телемарафон гына үтте, - дип горурланып сөйли ул компаниянең казанышлары турында. Шул арада чираттагы уңышлары - 2011 елда цифрлы сыйфатта эшли башлауларын да искәртә.
Вячеслав Муравцев сүзләренә караганда, бүген алар студияне үзгәртү хәстәрен күрә. Аны биш елга бер булса да яңартырга тырышалар. Монтаж белән шөгыльләнүче Ришат Корбановның рәсемгә осталыгы бар икән. Менә ул бүгенге көндә төрле вариантларын кәгазъгә төшерә дә.
- Финанс мөмкинлеге чиксез булса, үз эшенең осталарын чакырып эшләтер идек. Ә болай юрганга карап аякны сузабыз, - ди телекомпания җитәкчесе.
"Луч" бүгенге көндә кискен көндәшлек шартларында эшләргә мәҗбүр. Медиабазарга үз продукциясен экранга чыгармый гына реклама аша акча эшләргә килгән телекомпанияләр белән бил алышырга туры килә. Ләкин бирешергә түгел исәпләре. Һәр җирдәге кебек үк, документлар әйләнешен электрон рәвешкә көйләү белән мәшгульләр. Киләсе елдан бу система ныклап эшләп китәчәк. Моннан тыш, музыкаль котлаулар тапшыруына яңа төсмер бирү турында уйланалар.
- Телеканалның үз "йөзләре" булырга тиеш. Һава торышын кара тәнле Жан Жак алып барганда кызыксыналар иде: бер караганда сөйләме әллә ни аңлашылмый да, ләкин тарту көче зур.
Кадрлары кадерле
- Тотрыклы коллектив тупланган монда. Һәрберсе үз эшенә бирелгән иҗади шәхесләр эшли. Кадрлар алмашы сизелсә дә, безнең "нигез" бар, - дип таянырдай ярдәмчеләрен санап китте Вячеслав Муравцев. - Баш мөхәррир Наилә Әл-Әйюби телекомпаниядә 10 еллап эшли. Ирек Хәбибуллин, Вадим Тарасов кебек тәҗрибәле операторлар янына тагын ике яшь егет алдык. Эшкә өйрәнеп киләләр. Сәләтлеләр, димәк.
Андрей Максимов, Ольга Логинова, Альбина Әгълиуллина кебек тамашачыларга яхшы таныш журналистларга да ике яшь корреспондент кушылган.
- Стажлыларны, гадәттә, көндәлек мәшәкатьләр баса. Ә яшьләр осталыклары ягыннан "чи"рәк күренсәләр дә, идеяләре кызыклы. Эшкә яңача караш алардан күчә. - Директорның "яңа" хезмәткәрләренә бәясе шундый.
Хәбәрләр хезмәте турында башкаларга караганда киңрәк сөйләве аңлашыла да. Чөнки яңалыклар - тапшырулар сеткасында иң мөһим программа. Аны караучылар даирәсе киң.
- Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Азнакай, Чирмешән һәм Сарманнан безне караучы 350 меңләп кеше күнекте хәзер: билгеле бер вакытта безнең "төймәгә" басу гадәтләренә керде. Яңалыклар жанры журналистикада гына түгел, гомумән, яшәешнең бөтен тармакларының иң әһәмиятле өлеше. Халык үзе дә бит кайвакыт проблемалары белән соңгы инстанция буларак безгә килә. Cюжеттан соң рәхмәтле шалтыратуларны да еш ишетергә туры килә. Без шәһәрдәшләр өчен эшлибез.
Интернетны Муравцев әфәнде: "Телевидение өчен котчыккыч көндәш", - дип саный. Чөнки бөтендөнья пәрәвезендә мәгълүмат хәттин ашкан һәм аның үзгәрү тизлеге дә зур.
- Ләкин бер мәлдә кеше ул мәгълүмат агымыннан арый. Шул вакытта "ташкын"нан кирәклесен аерып бирүче ТВның өстенлеге ачыла. Өйләрдә "тартма" торганда без кирәк әле. Шул ук интернетның эзләү системаларында "Луч" дип сорасаң, икенче, өченче юл булып Әлмәт телекомпаниясе чыга. Бу "гуглик" (интернетта танылуны шаяртып шулай атыйлар, кайберәүләр аңа "яңа мәгълүмат валютасы" дигән ярлык та таккан) безнең өчен - җаны, йөрәге белән кешеләргә ярдәм итәргә әзер телевидение хезмәткәрләренә горурлык инде.
Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан быел беренче тапкыр "Луч" телекомпаниясе үз коллективы эчендә осталык бәйгесе уздырды.
Вероника Бастылева, корреспондент: Телевидение ниндидер яңалык белү мөмкинлеге генә түгел, үзең өчен нәрсәдә дә булса чын ачыш ясау да әле ул. Биредә эшләү дәверендә мин гел вакыйгалар уртасында. Моңарчы башыма да килмәгән нәрсәләрне беләм, асылына төшенәм. Тамашачы күз алдындагы 3 минутлык видеосюжет өчен күп вакыт көне буе йөрергә туры килә. Эш процессы - чын иҗат. Монтажлау да - мавыктыргыч. Телевидение турында озак сөйләргә була. Кыскасы, экранның ике ягында да яшәеш гаять кызыклы.
Ләйләгөл Минаева
Алсу Хәйбриева фотосы
Реклама хокукында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа