Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Мәдәният. Сәнгать

Владимир Путинга Тукайның "Шүрәле" китабын бүләк иттеләр

Россия Президенты Владимир Путин Мәскәүдә ачылган "Россия китаплары" фестивалендә Татарстан нәшрияты белән дә танышты.

Ил башлыгы Татарстанда нәшер ителүче китаплар саны, нинди телләрдә бастырылуы белән кызыксынган. Безнекеләр Владимир Путинга истәлеккә Габдулла Тукайның 15 телдә чыгарылган "Шүрәле" китабын бүләк иткән.

Президент басманы кызыксынып карап чыккан һәм берничә юлын хәтта укыган да. Хәзер Путин әлеге китапның Россиянең иң яхшы 100 китабы исемлегенә кертелүен дә белә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса