Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Әлмәттә виртуаль зал ачылачак

Виртуаль концерт заллары «Цифрлы Мәдәният» проекты кысаларында ачыла. 2024 елга кадәр Россиядә 500 виртуаль концерт залы барлыкка киләчәк.

Мәгълүмати һәм Цифрлы үсеш департаменты 2021-2022 елларда  виртуаль концерт заллары булдыруга федераль бюджеттан трансфертлар бирү өчен РФ субъектларын сайлап алу конкурсында җиңүчеләрне игълан итте.

Киләсе елда Татарстанда виртуаль заллар барлыкка киләчәк. Шул рәттән берсе Әлмәттә Г. Тукай исемендәге үзәк балалар китапханәсе базасында да булдырылачак.

«Мәдәният» милли проекты кысаларында аларны булдыру өчен федераль бюджеттан 2021 елда 2 800 млн.сум, 2022 елда - 3 100 млн. сум бүлеп биреләчәк. Акча заманча музыка һәм проект җиһазлары сатып алуга тотылачак.

Мәгълүмати һәм Цифрлы үсеш департаменты тарафыннан Россия Федерациясенең 75 субъектыннан мәдәният тармагы учреждениеләреннән барлыгы 364 заявка каралды.  

Бүгенге көндә Татарстанда «Цифрлы Мәдәният» милли проекты ярдәмендә 5 виртуаль концерт залы ачылды: Арча, Мамадыш, Баулы һәм Алабуга шәһәрләрендә – 3 китапханәдә, 1 музейда, 1 балалар сәнгать мәктәбендә.  

Башка мәдәни мәйданчыкларда виртуаль концерт залларын ачу мәдәният учреждениеләренә килүчеләр белән традицион форматта эшләүнең оригиналь формаларын кертүгә этәргеч бирә. Китапханәдә яки музейда музыкаль программаларны карау, мәктәптә уку процессында виртуаль концертлар – болар барысы да халыкның төрле категорияләрен мәдәни медиа киңлеккә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.

Белешмә: «Мәдәният» илкүләм проекты РФ Президентының «2024 елга кадәрге чорга Россия Федерациясе үсешенең милли максатлары һәм стратегик бурычлары турында» Указын үтәү йөзеннән эшләнде, аны гамәлгә ашыру 2019 елның 1 гыйнварында башланды. Милли проект өч федераль проектны үз эченә ала – «Мәдәни мохит», «иҗади кешеләр» һәм «цифрлы мәдәният».

Виртуаль концерт залы - «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла торган РФ Мәдәният министрлыгының масштаблы проекты. Виртуаль концерт залларын теләсә кайсы мәдәният учреждениесендә – китапханәдә, музейда, сәнгать мәктәбендә, мәдәният йортында, концерт залында булдырырга мөмкин. Проектның төп максаты - академик музыка сәнгатенең үтемлелеген киңәйтү һәм Россиянең бөтен территориясен, алдынгы мәгълүмати технологияләр кулланып, бердәм мәдәни пространствога берләштерү. Онлайн-трансляцияләр системасы әйдәп баручы артистларның һәм коллективларның реаль вакыт режимында һәм язмада иң яхшы чыгышларын карарга һәм тыңларга мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса