Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Ватанга багышланган гомер

68 ел элек, 1944 елның 25 августында 12 сәгать 6 минутта Плетцензее төрмәсе палачы каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең һәм аның көрәштәшләренең гомерен өзә. Әлмәт җәмәгатьчелеге бу датаны шагыйрь һәйкәле янында искә алды. Җәлилне елга ике тапкыр: февраль аенда туган көнендә һәм августта җәзаланган көнне искә алу гадәткә кереп бара.

Һәр халыкның үлемсез шәхесләре була. Мәгълүм ки, ил тарихы андыйларга бай. Гомерләрен туган халкына, Ватан азатлыгы, иминлеге хакына көрәшкә багышлаучылар үлгәннән соң да халык йөрәгендә яшәүләрен дәвам итә. Муса Җәлил - шундый патриотларның берсе.

"Туфрак күмәр тәнне, күмә алмас

Ялкынлы җыр тулы күңелне", - дип язган шагыйрь батырлыгының үрнәк, иҗатының үлемсез булачагын тойды микән?!

Искә алу митингында чыгыш ясап, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Василий Самойлов советлар заманында да, хәзер дә шагыйрьнең күпмилләтле илнең уртак горурлыгы булуын, бүгенге буынны Җәлил кебек каһарманнар үрнәгендә тәрбияләү зарурлыгын искәртте.

Чара мәктәп укучыларының каһарман-шагыйрьнең шигырьләрен, Әлмәт шагыйрьләре исә патриот милләттәшебезгә багышлап язылган иҗатларын укулары белән дәвам итте.

P.S. Һәйкәл димәктән, Василий Самойлов: "Төзеклеге белән билгеле Әлмәт өчен бу һәйкәл гадирәк. Киләсе елга, каланың юбилее уңаеннан аңа купшылык һәм зәвык өстисе булыр", - диде. Аның әйтүенчә, һәйкәл янын тәртиптә тотуга 12 нче урта мәктәп укучылары, Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты студентлары, территориаль җирле үзидарә Советы игътибарсыз калмас. Калдырмаска иде. "Каһарман милләттәшебез" дип горурланган безләргә(!) дә кагыла бу.

2011 елның февралендә Җәлилнең 105 еллыгы уңаеннан һәйкәл янына җыелгач "Туган як" иҗтимагый берләшмәсе Әлмәт урамнарының берсенә бельгияле Андре Тиммерманс исемен бирү тәкъдиме белән чыккан иде. "Җәлилнең баш имәс, бирелмәс каһарман икәнлеген исбатлаган, шагыйрьнең Моабит, Шпандау төрмәләрендәге вакытына ачыклык керткән, нигездә аны аклаган, Моабит дәфтәрен илгә кайтарган шәхесне дә онытырга ярамый", - дип шәрехләделәр ул вакытта әлеге ниятне. Бу хакта фикер алышу әллә булмады, әллә булып ишетмәдем... Ник шулкадәр сүлпән-битараф без?!

Ләйләгөл МИНАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250