Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

Ун урынның тугызын әлмәтлеләр яулады

«Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән» бәйгесенең зона туры безнең өчен шатлыклы тәмамланды.

Бәйге ун номинация буенча барды. Әлмәтлеләр аның барысында да катнашты. Иң беренче булып игътибарга тәкъдим ителгән «Хатын-кыз - ана» номинациясе якташыбыз Оксана Трифонова турындагы телесюжет белән башланды. Кузайкинода яшәүче Трифоновлар гаиләсендә биш бала тәрбияләнә. Ире дә, балалары да аның турында шулкадәр җылы итеп сөйләделәр. 15 яшеннән имгәнү нәтиҗәсендә бер аягын югалткан Оксана Юрьевна - чын герой. Шушы хәлдә тормышка чыгып, күп бала үстерү зур батырлык сорый. Гүзәл якташыбызның йөзеннән сәхнәдә дә нур, оптимизм бөркелеп торды.
«Өченче яшь герое» номинациясендә чыгыш ясаган әлмәтлене белмәгән кеше юктыр. Күптән түгел генә 90 яшен тутырган Ираида Коршунова турында сәгатьләр буе сөйләргә була. Аның сәхнәдән: «Мин әле дә яңа җиңүләргә әзер», - диюе озак алкышларга күмелде.
«Хатын-кыз - мәдәният һәм рухият» номинациясендә Әлмәттән музыка көллияте укытучысы Маргарита Низамова көч сынашты. Аның шәкертләренең зур бәйгеләрдә, хәтта «Голос. Дети» проектында катнашуы эшен яратуы хакында сөйли. «Көмеш Нечкәбил - 2016» җиңүчесе булып танылган икенче бер якташыбыз, эчке эшләр бүлеге майоры Эльвира Гафурова бу юлы үзен «Минем язмышым - минем һөнәрем» номинациясендә сынап карады. Районда әйдәп баручыларның берсе саналган Яңа Кәшер авыл җирлеге башлыгы Лилия Гыйниятуллина «Хатын-кыз - лидер» номинациясендә үзенә бирелгән бәянең хаклыгын тагын бер кат раслады. Калган якташларыбызга килгәндә, «СМП-Нефтегаз» АҖнең «ЯЗ» ТРОО советы рәисе урынбасары Светлана Симонова «Хатын-кыз - ел үрнәге», дизайнер, шәхси эшмәкәр Карина Нугаева «Хатын-кыз - бизнес-леди» номинацияләрендә катнашты. «Хатын-кыз - галимә» номинациясендә ике генә кеше көч сынашты. Аның берсе Әлмәт дәүләт нефть институты кафедра доценты Лилия Заһитова иде.
«Ир-ат - лидер» исеменә «Елховнефть» идарәсе ветераннар советы рәисе Рәис Надыршин, «Изге йөрәкле ир-ат»ка «Диалог» ҖЧҖ директоры Александр Лапко көрәште.
Әлмәтлеләр сынатмады һәм ун номинациянең тугызында зона бәйгесе җиңүчеләре булып танылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса