Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәдәният. Сәнгать

“Туфан мәктәбе” старт алды

14 май көнне Әлмәт татар дәүләт драма театры "Туфан мәктәбе" проектын тәкъдир итте һәм нәни тамашачылар игътибарына Туфан Миңнуллинның "Акбай һәм сарык малае" спектаклен тәкъдим итте.

Кызганыч, Туфан абый үзе генә биредә катнаша алмады. Танылган драматург белән берлектә уздырылырга тиешле бәйрәм, проект, премьера көтмәгәндә аның истәлегенә багышлап тормышка ашырылды...

- Проектны Туфан абый исән чагында бергәләп сөйләшеп, килешеп уйлаган идек. Бәйрәм булса да, күзләремнән яшь коелырга гына тора. Без аның исеме, җисеме, уйлары белән яшибез. Туфан абыйның хыяллары, бай мирасы, фикерләре онытылырга тиеш түгел, ә киресенчә, зур яңгыраш алып, бүгенгедән киләчәккә барырга тиеш. Туфан мәктәбенең төп максаты - балаларга театр әлифбасын җиткерү, шулай ук тамашачы тәрбияләү, татар халкының киләчәген тәрбияләү, бәлки, кемнәргәдер һөнәрләрен сайлауга юл ачудан да гыйбарәт булыр ул", - диде театр директоры Фәридә Исмәгыйлева. Режиссер Гүзәл Акбердина билгеләгәнчә, Туфан мәктәбен ачу - ул халыкны берләшүгә чакыру, татар телен, милләтен үстерү.

Проект сентябрь аенда үз эшен башлап җибәрәчәк һәм һәр атнада актерлар, театрның иҗат төркеме, режиссерлар, күренекле рәссамнар, композиторлар, танылган шәхесләр укучылар белән очрашачак, алар өчен мастер-класс сәгатьләре уздырачак. Проектта катнашу өчен барлыгы 300 дән артык бала сайлап алынган. Туфан мәктәбендә театр сәнгате серләренә төшенгән балалар декабрь аенда профессиональ сәхнәдә Туфан Миңнуллин әсәрләреннән спектакльләр күрсәтер дип көтелә.

Проектны тәкъдир итү чарасында театр бинасы каршына шәһәребезнең төрле мәктәпләреннән җыелган өченче сыйныф укучыларына актерлар һәм түбәтәйле, калфаклы әкият геройлары җыр-биюләр, уеннар аша театр, проект турында кызыклы мәгълүматлар җиткерде. Яңа спектакльне - "Акбай һәм сарык малае" музыкаль әкиятен исә балалар зур кызыксыну белән карады. Әкият дөньясын хәтерләткән сәхнәдәге тамаша беренче минутларыннан ук үзенә җәлеп итте. Актерларның һәр хәрәкәте, биюләре, залда утыручы нәни тамашачылар белән аралашулары, искиткеч матур костюмнар, музыка, утлар бер-берсен тулыландырды, иң мөһиме, балаларга матурлыкны күрергә, театр мохитен тоярга ярдәм итте. Аларның һәр күренешкә гаҗәпләнүләрен, нәниләрчә соклануларын сүзләр белән генә аңлатып булмый. Мөгаен, әлеге спектакльдән соң укучыларның "Туфан мәктәбе"ндә шөгыльләнү, сәхнәгә чыгу теләкләре тагы да арткандыр. Спектакльне сәхнәгә куючы режиссер Гүзәл Акбердина, рәссам Нурия Габидуллина, композитор Клим Буянов, балетмейстер Ярослав Францевларның хезмәтләренә бары тик афәрин дип әйтергә генә кала.

Г.ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.

М.Фарукшин фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250